tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Музейда Татарстан экспозициясе
Музейда Татарстан экспозициясе

Музейда Татарстан экспозициясе

Татарстанның Милли музее ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Борынгы гасырлардан бүгенгә кадәр” дигән зур экспозиция әзерли. Музейга килүчеләргә, тарихыбыз белән кызыксынучыларга 3,5 километр озынлыктагы экспозициядә 100 меңнән артык экспонат тәкъдим ителәчәк. Коронавирус зәхмәте сәбәпле подрядчылар башкара торган эш туктатылып торды. Шуңа да 20 июньгә әзерләнеп бетәргә тиеш, дип ниятләнгән экспозиция дә республика көненә – 30 августта гына тамашачыларын кабул итәчәк. Шул хакта без Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗиповага мөрәҗәгать иттек.

– Экспозиция борынгы тарих, Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорларын һәм дә автономияле рес­публика булып яшәгән елларны, Татарстанның берничә дистә елда ирешкән үрләрен үз эченә ала. Иң борынгы чоры Тәтеш төбәгеннән табылган археологик ядкәрләр аша чагылдырыла. Кеше әүвәлге заманнарда нинди торакларда яшәгән? Аннары борынгы заманнарда күчмә халыкларның өйләрен – юрталарны да интер­актив рәвештә тәкъдим итәбез.

Республика тарихы, әлбәттә, 1920 елда гына башланмады, аның гасырлар кичкән озын юлы бар, дәүләтчелек татарларда борынгыдан ук килә. Экспозициядә үткән заманнарда кешенең ничек гомер итүе, шөгыльләре, бу җирләрдә нинди халыклар яшәве, аларның тарихы күрсәтелә. Музеебызда татарлар белән янәшәдә мордва, мари, чуаш, удмурт һәм башкортлар турында да истәлекләр саклана. Чөнки Казан губернасы патша Петр I заманында, 1708 елда оештырылган. Ул вакытта Россиядә сигез губерна булган. Хәзерге күрше-тирә республикалар (Башкортстаннан тыш) Казан губернасына кергән. 1920 елда аларның мөстәкыйль автономия­ле республикалары барлыкка килгән. Казан губернасы зур булса да, Минзәлә өязе – Уфа, Алабуга – Вятка, Буаның һәм Тәтешнең бер өлеше Сембер губерналарына бирелгән.  Аннары республикалар оештырылганда, аларны Татарстанга керттеләр. Шул вакыйгаларны без экспозициябездә ядкәрләр аша күрсәтәбез.

– Республикабыз сәнәгате белән дә мактана алыр иде…

– Бүгенге заман, хәзерге чор музей экспозицияләрендә, күрсәтелгәне юк. Без беренче мәртәбә соңгы 37 еллык чор турында сөйлибез. Берничә ел элек зур завод-предприятиеләргә, оешмаларга җитештергән товар үрнәкләрен бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Татарстанның баш музеена килгән кеше аның уңышларын, җитештергән продукциясенең үзен, фоторәсемнәр аша анда барган хезмәтнең куәтен күрәчәк. Барысы да туристларның хәтерендә калсын.

– Татар халкы мәдәния­те, көнкүреше ни рәвешле ­яктыртыла?

– Безнең милләтебез борынгыдан ук укымышлылыгы белән танылган, X гасырга кадәр рун язуы булса, соңрак гарәп имлясына күчкәнбез. Мәчетләр, мәдрәсәләр эшләп торган. Без татар йортын авыл өе аша тәкъдим итәбез. Сәке дә, көнкүреш әйберләре дә бар. Һөнәрчеләр бистәсе – үзе бер шәһәрчек. Ә икенче катта XVIII-XIX гасырдагы шәһәр йортын күрү мөмкинлеге тудырыла. Үзгәртеп кору елларында безнең татар бистәләрендәге йортларны сүтә башладылар. Шул вакытта фәнни хезмәткәрләр, фонд эшчәннәре иске тораклардан җиһаз, борынгырак көнкүреш әйберләрен җыйды. Сафьян урамындагы тулы бер йортның әйберләрен алып кайттык. Шул ядкәрләр ярдәмендә зыялы байлар яшәгән затлы йортны күрсәтәчәкбез. Китаплар, сәгатьләр, пәрдәләр, келәмнәр… Каюм Насыйриның үзенең шәһәр йорты бар, ул да экспозициядә урын ала. Анда сәүдәгәрләр дә, дин әһелләре яшәеше белән дә танышырга мөмкин. Ш.Мәрҗани йортының эчке күренешен ясадык. Моннан тыш яшьләребез Совет чорындагы коммуналка, “хрущевка”лардагы гадәти фатирларны да күрәчәк. Әмма, дворян, сәүдәгәрләр йортларына һәм татар интерьерына керү тыела, чөнки аларда төп нөсхә экспонатлар куела. Әйтик, Ш.Мәрҗани истәлекләрендә  секретеры, шкафлары, сандык­лар булачак. Бу тупланма аеруча матурлыгы белән җәлеп итә. Урта гасырны без “Сөембикә гөлбакчалары” (“Сады Сююмбеки”) аша образлы итеп тәкъдим итәбез. Анда Кырым үрнәкләре белән “диван залы” урын алачак.

– Күргәзмәдә галимнәребез, язучыларыбыз, артистларыбыз иҗаты һәм тормышы чагылыш табачакмы? 

– Аерым бер бүлек язучыларыбызга багышлана. Милли музейда Бөек Ватан сугышына кадәр үк татар галимнәренең, язучыларның, танылган шәхесләребезнең шәхси әйберләре туплана башлады.  Анда фотосурәтләрдән, документлардан тыш та, кызыксынып карардай истәлекләр күп. Әдипләрнең, фән эшлеклеләренең китаплары, урындыклары, язу машинкалары саклана. Шагыйрьләрне дә кулъязмалары аша күрсәтәбез. Экспозициядә Камал театры – үзе бер зур сәхифә, аларның декорацияләре дә урын ала.

Экспозициядә сугышка кадәрге һәм аннан соңгы Язучылар берлеге эшчәнлеге яктыртыла. Фронтовиклар да шактый тулы чагылдырылыр, дип уйланыла. Язучыларыбызның каһарманлыгы – СССР тарихында феноменаль вакыйга. Чөнки рус, белорус язучылары Чистайга һәм Татарстанның башка урыннарына эвакуациягә килгән, Фадеев, Пастернак, Цветаева, Янка Купала кебек язучылар монда сыену урыны тапкан. Ә татар язучылары, броньнары булуга карамастан, җыелышып фронтка киткән, ил азатлыгы өчен гомерен биргән.

Музеебызда язучыларыбыз­ның каһарманлык ядкәрләре – сугыш кырыннан кайткан дәфтәрләр, көндәлекләр дә, хатлары да, сугышның буеннан-буена әдипне җылыткан шинель дә саклана. Барысын да күрсәтәбез. Без Бөек Ватан сугышы мемориалында фронтны, бәрелешләрне, аның рәхимсезлеген шактый тулы чагылдырдык, монда сугыш вакытында тыл да тәкъдим ителә.

Сөембикә КАШАПОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*