tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә кызы – абсолют җиңүче
Әтнә кызы – абсолют җиңүче

Әтнә кызы – абсолют җиңүче

20-21 июнь көннәрендә Актанышта авыллар һәм кече шәһәрләр арасында Татарстан беренчелегенә онлайн форматта шахмат бәйгеләре узды.

Ярышлар 2009 елгылар һәм кечерәкләр арасында үтте. Блиц һәм рапид чемпионатларында абсолют җиңүче булып Әтнә районының кечкенә шахмат йолдызы – Азалия Мифтахова танылды. Егетләр һәм кызлар арасында бергә узган бу бәйгеләр Азалияне Татарстан чемпионы итеп танытты.

Шунысын әйтергә кирәк, блиц чемпионатта Азалия – 10 очко, рапидта исә – 8 очко җыйган.

atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*