tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Надҗия апа чишмәне яшәтергә тели
Надҗия апа чишмәне яшәтергә тели

Надҗия апа чишмәне яшәтергә тели

Маклаушның таулары,

Әйтерсең, Карпат тавы.

Урта таудан чишмә ага,

Суы бигрәк шифалы.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге сәхнәсендә бер апа, онытылып китеп, йөрәкләрне җилкендереп үзенең туган авылына мәдхия җырлый. Аның газиз туган ягын өзелеп сагынып, юксынып иҗат иткән шигырен тамашачы йотлыгып тыңлый. Алар бер генә мизгелгә булса да үзләрен бала чакта тәгәрәп уйнап үскән инеш буйларына, текә тауларга әйләнеп кайткан сыман хис иткәндер, мөгаен.

Салмак кына сәхнәдән төшеп килүче мөлаем апа белән якыннан танышасым, аның күңел төпкелендәге хис-тойгыларын беләсем килде.

Язмам герое – Майна районы Яңа Маклауш авылында туып үскән Надҗия Алимова. Ул 1944 елның 16 сентябрендә Нурулла һәм Кәримә Рамазановлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала.

Әтисе Нурулла Аббәз улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә. Курку белмәс егет һәрвакыт диярлек передовойда – алгы сызыкта була, явыз дошманга каршы аяусыз сугыша. Фашистларны куып барганда – 1944 елга аяк баскан зәмһәрир салкын, буранлы көннәрдә ул каты яраланып госпитальгә эләгә. Дәвалану курсы узганнан соң, туган якларына әйләнеп кайта. Аны язмыш кушуы – туачак җан шулай йөрткәндер инде. Сентябрь аенда, бәрәңгеләр алганда бәхетле парның беренче мәхәббәт җимешләре – Надҗия исемле кызлары туа. Озак та үтми, солдатны яңадан сугыш кырына озаталар. Кызым, син бәхетле булып үссәң, мин исән-сау кайтырмын, дип ун көнлек нарасыен күкрәгенә кысып саубуллаша яшь ата.

Аллаһы Тәгалә бу гаиләне ярдәменнән ташламый – Нурулла абый сугыштан исән-имин кайта. Рамазановлар гаиләсендә бер-бер артлы тагын өч бала – Гөлшат, Әмирша һәм Рузалия дөньяга килә.

Надҗия апа Яңа Маклауш авылының искиткеч бай табигать кочагында уңган, тырыш кыз булып үсеп җитә. Ундүрт яшендә үк инде аны колхоз бригадирының ярдәмчесе итеп куялар. Үзе кебек үк булдыклы авылдашы Искәндәр Алимов белән никахлашып, илле өч ел язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

Надҗия Нурулла кызы  авыл кибетендә сатучы булып эшли. Ульяновск шәһәренә килеп урнашкач, егерме биш ел дәвамында “Искра” заводында хезмәт итә. Кичләрен буш үткәрми – киемнәр тегә, шәлләр бәйли һәм мохер шарфлар тукый. Тырышып эшләп, лаеклы ялга чыга. “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемгә лаек табыла. Бүген ул бала-оныкларының хөрмәтен, җан җылысын тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә.

Надҗия апаның холкы бик тә үзенчәлекле. Ул туры сүзле, гадел булуы белән аерылып тора, ялганлауга һич тә ирек куймый.

“Сүзләрен уйламыйча сөйләгән кешеләргә дәшми кала алмыйм. Икейөзле, ялагай, тәкәббер кешеләрне бөтенләй дә урап узам”,- ди ул.

Надҗия Алимова шәһәрдә гомер кичерсә дә, туган авылын, әти-әнисе нигезен, авылдашларын, кендек каны тамган туфракны сагынып яши. Яңа Маклаушның киләчәктә гөрләп, тулы канлы тормыш белән яшәвен тели ул. Авыл халкын шифалы чишмә суыннан авыз иттерәсе килә аның.

“Әби-бабаларыбыздан мирас булып калган чишмә яшәргә, халыкны суы белән туендырып торырга тиеш”,- ди тынгысыз йөрәкле Надҗия апа.

Аның бу хыялы тормышка ашсын, челтерәп аккан чишмә тизрәк үз юлын тапсын иде.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*