tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әҗе авылына сәяхәт
Әҗе авылына сәяхәт

Әҗе авылына сәяхәт

Быелгы җәй төрле тарихи вакыйгаларга бай булды – төбәгебездә беренче тапкыр Бөтенроссия күләмендә фәнни-гамәли конференцияләр үтте, илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар килеп, тарихыбыз белән танышты. Үзебез дә кунак булып,  Рязань өлкәсенә барып кайттык. Язмыш безне кабат Түбән Новгород өлкәсендәге Азеево  – Әҗе авылына алып килде. Бу юлы бирегә бер төркем делегация белән килдек: тормыш иптәшем Наил, Зур Рбишчаның Абдулхамит Садеков исемендәге мәчетенең имам – хатибы Харис хәзрәт Исмаилов, тарих белән шөгыльләнүчеләр Сәрия Аймалетдинова (Пашат), Хөсәин Аймалетдинов (Атяравыл) һәм мин.

Әҗедә безне туган авылын өзелеп яратучы, аның бүгенге көнкүрешенә битараф булмаучы Рәшит Хамит улы Бикбулатов үзенең гаиләсе белән кунак итте.

Әҗе авылы буенча безнең өчен экскурсия да оештырылган иде, иртә таңнан ук сәяхәткә киттек. Биредә заманында бай сәүдәгәрләр күп яшәгән, кайберләренең ике катлы йортлары әлеге вакытка кадәр сакланган, ләкин күбесе җимерек хәлдә, ә кайберләрендә бүгенге көндә дә яшиләр. Авылның нәкъ уртасында урнашкан бер йорт күңелебезне бөтенләй җәлеп итте. Рәшит абый сөйләве буенча, ике катлы мәшһүр кызыл таштан эшләнгән бу бина – Мәскәү мәчетен төзүгә бик күп акча биргән, безнең татар халкының зыялы кешеләренең берсе булган Салих Ерзинныкы икән. Кызганычка, ХХ гасыр башында салынган бина бик начар хәлдә: йорт түбәсез, тәрәзәләре – пыяласыз, тирә-ягын агачлар каплаган. Шушы йортның хуҗасы заманында татар халкы, туган ягы өчен акчасын да, малын да жәлләмәгән, иганәче һәм меценат буларак, һәрчак ярдәм кулын сузган, ләкин бүгенге кыяфәтен күреп, күзләргә яшь килә. Хәзерге заман байлары арасыннан да берәр Салих Ерзин кебек иганәче табылып, төзәтеп җибәрсә, бөек татарның рухына дога булып барыр иде дигән оптимистик уйларда каласы килә.

Аннан безгә авыл администрациясе хезмәткәре Татьяна кушылды. Бүгенге көндә татар авылы булып саналган  җирлектә 500 кеше яши, шуның 100е генә үзен татар дип саный.

Рәшит ага безне авыл мәчетенә дә алып керде. Мәчет ишекләре бик сирәк ачыла биредә, дини бәйрәмнәрдә генә Гает намазлары укыла. Соңгы Корбан гаете намазын Мәскәүдән килеп, безнең якташыбыз Ренат хазрәт Абянов уздырган. Авыл халкы хәтта мәетләрне дә кайчак имамсыз җирли икән. Ә кайчандыр биредә җиде мәчет булган. Хәзергесе вакытта шушы иман йортларының хәрабәләре бик аяныч хәлдә. Авыл халкының әби-бабаларының сәҗдә кылган урыннарына битараф булулары авыр хисләр тудыра.

Әҗенең бик матур элекке мәчете авылның урта өлешендә, юллар киселешендә урнашкан булган. 1908 елда сәүдәгәр С.Каипов акчасына Лука Яковлевич Андропов җитәкчелегендәге төзүчеләр артелы тарафыннан төзелә ул. 21 гасыр башына бина нык җимерелгән килеш килеп җитә. Югалтуларга карамастан, бина эклектика рухында тыйнак авыл мөселман төзелеше буларак тарихи-архитектура кыйммәтен саклап калган. Төньяктан көньякка сузылган композициядә михрабка якынлашкан саен мәйданы һәм биеклеге буенча үсә торган 3 турыпочмаклы өлеше берләштерелгән булган. Шушы мәчет янына барып дога кылу безнең өчен үзе бер зур тарихи мизгел булды.

Әҗе авылының уртасында кызыл таштан эшләнгән су скважинасы сакланган. Халыкны су белән тәэмин итү өчен ул шулай ук революциягә кадәр салынган булган. Шуны да әйтергә кирәк, авыл байлары халык өчен заманында бик күп эшләр башкарган, нык кайгыртып торган.

Экскурсиябезне авылның мәдәният йортында урнашкан этнографик музейда дәвам иттек. Аның җитәкчесе Эльвира Бурнашева ачык йөз белән каршы алды, авыл тарихы, музейда булган көнкүреш әйберләр белән таныштырды. Бүләкләрен дә онытмаганнар – истәлеккә кала торган дисклар һәм сувенирлар тапшырдылар.

Әҗе авылыннан без төрле уйлар белән киттек, ләкин тагын килергә язсын, безнең борынгы бабаларыбыз биредән чыккан, шуның өчен кешеләре дә йөрәккә якын дип ышанып каласы килде.

Әҗедән Сасово районының Бастан авылына юл тоттык. Шушы җирлекнең жәмгыятъ эшлеклесе, Сасово татарларының милли-мәдәни оешма җитәкчесе Нургаяз Гарипов безне якын туганнарыдай күреп, “Гөлбостан” ансамбленың ун еллык юбилеена чакырды. Үзе тумышы белән шушы авылныкы булмаса да, аның өчен янып яши ул.

Күптән түгел авыл 500 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үткән. “Гөлбостан” ансамбленың юбилей кичәсе дә авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. 2013 елның февралендә Сасово район мәдәният йорты (Рязань өлкәсе) директоры Нина Викторовна Силигина ул вакытта Бастан авыл мәдәният йорты каршында эшләгән вокаль төркемгә татар җырларын да өйрәнергә тәкъдим итә. “Как-никак Бастан — татар авылы”, – дип ныклап таләп итә ул. Мәдәният йорты мөдире Надежда Ивановна һәм аның ире Исмәгыйль Әмин улы Симашовлар клубта хатын-кызлар белән вакыйгаларның мондый борылышы турында фикер алышып, алда проблемалар булырга мөмкинлеген белсәләр дә, эшкә тотыналар. Башта ансамбльнең исемен уйлап табарга кирәк була. Укытучы Светлана Гариф кызы Иванова Бастан авылының барлыкка килүе турындагы җирле матур легенданы искә төшерә: анда Гөлбостан исемле кыз турында әйтелгән була (татарча язуы – «Гөлбостан»; фарсы теленнән тәрҗемәсе – «бакчадагы чәчәк»), ул үз сыерын эзләп, Лея елгасы ярларындагы искиткеч матур урыннарга киткән, һәм, имеш, нәкъ менә монда авылга нигез салынганда, һәм ул “Гөлбостан” исеме белән аталган. Шулай итеп, яңа ансамбльгә исем бирелгән. Авырлыкларга карамастан, «Гөлбостан» вокаль ансамбле үзенең иҗади юлын уңышлы дәвам итә, төбәк масштабындагы күп кенә фестивальләрдә Сасово районын лаеклы күрсәтә, төрле дәрәҗәдәге күп санлы грамоталарга, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына лаек була.

Һәм менә 2023 елның 22 июлендә җирле татар җәмәгатьчелеге һәм татар автономиясе активистлары тарафыннан «Гөлбостан» ансамбленең 10 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә карар кылына. Сасово шәһәреннән, районнан, Касыйм шәһәреннән, шулай ук Ермиш һәм Касыйм районнарыннан, Рязань шәһәреннән кунаклар бүләкләр белән килеп, “Гөлбостан”ны хөрмәт итәләр. Без дә шулар арасында идек. Хәтта үзебез белән таныштырып,бирегә килү максатыбыз турында сөйләдек. Ә Хөсәин Аймалетдинов Нижгар татарларының тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырып, авыл халкында һәм килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.

Бастанга килгәндә, бүгенгесе көндә ул бу җирлектәге башка татар авылларыннан аерылып тора. Биредә ике мәчет эшләп килә, һәр көн гыйбәдәт йортларында намаз укыла. Авылның тырыш имамнары (шуларның берсе Җура Тураев) иман нурын сүндермичә, динне саклап калыр өчен, халыкны дөрес юлга өнди. Авыл Сасово шәһәренә якын урнашканга күрә, халыкның көнкүреше барлыклы икәне күренә. Татар телендә аралашучылар саны күп булмаса да, телләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен саклап калырга тырышалар.

Шушы авылларга сәяхәтебездән без кабат төрле хисләр белән кайттык. Кайчандыр данлыклы Касыйм ханлыгы булган җирләрдә милләттәшләребезнең бетеп баруы авыр уйлар тудырды. Ә милләтне саклау халыкның үзеннән тора түгелме соң? Безнең әби-бабаларыбыз авыр тормышта яшәсәләр дә, татар мохитен, татар рухын югалтмаган, аларны киләсе буыннарга тапшырып, безгә кадәр китереп җиткергән. Ә хәзерге заман мөмкинлекләре белән боларны барысын да саклау халыкның үзеннән тора. Бер-беребезне аңлап, яклап, аралашып, ярдәм кулы сузып яшәргә язсын иде барча татар дөньясына.

Амин! Шулай булсын!

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Зур Рбишча.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*