tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сөембикә”гә – 25!
“Сөембикә”гә – 25!

“Сөембикә”гә – 25!

Әбиләр чуагы тантана иткән көзнең кояшлы һәм җылы көнендә Иглин районының Турбаслы авылында “Сөембикә” татар халык ансамбленең 25 еллыгына багышланган күркәм чара үтте.

Татар халык йолаларын тергезү, халкыбыз сәнгатенең иҗади мирасын һәм үзенчәлеген саклауны үз максаты итеп куйган “Сөембикә” татар вокал ансамбленең тарихы чирек гасыр элек – районда узган Мәдәният эстафетасына әзерлек чикләрендә башлана. Нәкъ шунда Турбаслы мәдәният йортына йөрүче үзешчәннәр берләшеп, ансамбль төзергә кирәклеген аңлый. Аның җитәкчесе итеп мәдәният учагы директоры Гөлчәчәк Ибәтуллина сайлана.

Коллектив төрле һөнәр ияләрен берләштерә: укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, техник хезмәткәрләр. Оешкан коллективка атама эзләү дә күпмедер вакытны ала. Милләтебез тарихын яхшы белгән урындагы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Садретдинованың тәкъдиме барысының да күңеленә хуш килә һәм ансамбль «Сөембикә» дип атала башлый.

Әлбәттә, төрле елларда ансамбль составы төрле сәбәпләр буенча үзгәреп тора. Ә инде 2007 елдан башлап анда Турбаслы урта мәктәбе укытучылары өстенлек итә һәм җитәкчелекне башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Шәрәфетдинова үз кулына ала.

Барлык чараларның бизәге булган “Сөембикә” татар җыры ансамбле 2015 елда “халык” исемен яулый.

2017 елдан башлап “Сөембикә” Иглин районы Мәдәният сарае хезмәткәре Ләйсән Хәлиуллина җитәкчелеге астында авыл биләмәсе һәм район күләмендә узган төрле дәрәҗәдәге чараларда тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерә. Шул ук вакытта алар республика конкурс һәм фестивальләрендә уңышларга ирешә. Узган елда “Сөембикә” Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына кушыла һәм вокал ансамбль, иҗади эшчәнлеген киңәйтеп, татар халык йолаларын, гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә дә эшен активлаштыра.

Чирек гасырлык истәлекле датага “Сөембикә”леләр күркәм уңышлары белән килде. Шуңа бу көнне зурлап билгеләде алар. Иң чагу номерлардан торган концерт программасыннан тыш, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, фотозона әзерләделәр, татар халык милли ашларыннан күркәм табын кордылар, токмач кисү буенча осталык дәресе күрсәттеләр, татар халык йолаларын, милли уеннарны яшь буынга күрсәтү уңаеннан алар өчен аерым мәйданчык эшләде.

Мәртәбәле кунаклар: Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова, Турбаслы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Каюмов, мәдәният бүлеге мөдире Лирида Әбүбакирова, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм әлеге коллективны оештыруга өлеш кертүчеләр, авыл халкын “Сөембикә”ләр милли ризыклар һәм җыр-моң белән каршылады. Бу чара анда катнашучыларның күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды, очрашу, аралашу, җыр-моң иленә сәяхәт кылырга, милли моңнар дулкынында тибрәнергә, үткәннәргә әйләнеп кайтырга һәм киләчәккә яңадан-яңа уй-ниятләр белән янарга мөмкинлек бирде.

Бу тантаналы чарада “Сөембикә” татар вокал ансамблен үстерүгә, телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсе лаеклы бүләкләрен алды – алар район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре, мәдәният бүлеге һәм “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чынлап та, милләт җанлы кешеләр әлеге коллективның авыр чорларында да аңа таркалырга мөмкинлек бирмәгән, яңа очкын салып, кулларыннан килгәнчә үстерүгә, ныгытуга ярдәм иткән. Чарада аларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шуларның берсе – ансамбльнең беренче житәкчесе Гөлчәчәк Ибәтуллина. Гөлчәчәк Әлтаф кызының куйган тырышлыгы бәһаләп бетергесез, ул бүген дә ансамбльнең эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора.

Һәр җыр коллективы музыкант-инструменталист ярдәменнән башка иҗат итә алмый. Өч ел инде ансамбльнең баянчысы булып Башкортстанның халык артисы Рәжәп Вәдутов эшли. Әйе, талантлы кеше бөтен яклап да талантлы, диләр. Рәжәп абый оста баянчы гына түгел, ул бик сәләтле рәссам да икән. Аның эшләре белән бу көнне оештырылган күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде. Музыкаль бүләк белән 2015 елдан 2019 елга кадәр әлеге коллектив белән бергә эшләгән баянчы Фәһим Токымбәтов та килгән иде.

“Сөембикә”леләрне күркәм бәйрәмнәре белән бихисап иҗатташ дуслары да тәбрик итте. Чиләбе өлкәсенең Миньяр шәһәреннән “Миләш” татар-башкорт ансамбле, Акбирде авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Сандугач” татар фольклор ансамбле, район Мәдәният сараеның “Верея” бию коллективы, Уфадан Фәйрүзә Сатаева, Наил Латыйпов һәм башкаларның чыгышлары тантана сәбәпчеләренә бүләк булып ирешеп, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Татар халкы үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Бәйрәм уңаеннан күркәм табын корылды. Учакта пешкән пылау һәм аш, самавыр чәе, милли ризыклар белән сыйлады алар кунакларны.

“Сөембикә” татар вокал ансамбленең тагын бер күркәм гамәлен телгә алмый мөмкин түгел – яшь буында телебезгә сөю тәрбияләү буенча зур эш башкаралар, моны исә алар үзләренең оныкларыннан башлаган, саф татарча сөйләшергә өйрәтүне үз бурычы итеп куйган. Ә моның мөһимлеген һәркем яхшы аңлый, чөнки милләтебез киләчәге – яшьләр кулында.

Чыганак: kiziltan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*