tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлык үрнәге күрсәтүче татар егете
Батырлык үрнәге күрсәтүче татар егете

Батырлык үрнәге күрсәтүче татар егете

Махсус хәрби операция – СВО зонасында батырлык үрнәге күрсәтүче татар егетләре байтак.  Алар арасында якташларыбыз булуы белән, чын мәгънәсендә, горурланабыз.

Шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасында күрсәткән кыюлыгы өчен якташыбыз – Ульяновск шәһәрендә туып үскән Ринат Инфат улы Хузяевка Россия Президенты В. Путин указы белән “Александр Суворов” медале тапшырылды. Бу аның- сигезенче медале. Әлеге медаль аңа кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен бирелгән. Герой якташыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ринат Инфат улы илебез халкы тыныч яшәсен өчен дошманга каршы аяусыз көрәшә. Ул Сирия җирендә дә террористларга каршы сугышып, Туган илебезгә, халыкка тугрылык үрнәге күрсәтте.

Ринат – татар милли мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзасы, малтабар Инфат Хузяевның улы.

Чыганак: “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*