Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Семочки авылыннан булган, Мәскәүдә яшәүче крайны өйрәнүче яшь якташыбыз Илнар Каюмов Семочки тарихына һәм үзенең нәсел шәҗәрәсенә багышланган китабын бастырган.
“Эхо предков” – “Нәселләр кайтавазы” дип аталган китап өч бүлектән тора. Аның беренчесе Семочки авылы тарихына багышланган, икенче-өченче өлешләре әтисе ягыннан булган бабасы һәм әбисе буыннарына кагылган ир-атлар нәсел шәҗәрәсен ачыклый. Китапка бик күп кызыклы фактлар, фоторәсемнәр, уникаль документлар кертелгән һәм Илнар аны семочкилы әбисе белән бабасына багышлаган.
“Мин күптәннән инде тарих, крайны өйрәнү белән кызыксынам һәм шөгыльләнәм. Китапка материал туплаганда Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Арзамас шәһәрләре, Уразавыл архивларында эшләргә туры килде. Әлбәттә, Семочки авылы тарихына кагылган мәгълүматны да күп җыйдым. “Туган як” редакциясендә дә берничә тапкыр булып, газетаның күпъеллык тупланмаларыннан кирәкле мәгълүмат алдым.
Шулай ук бик күп туган-тумача, шул исәптән күптән элемтә югалган ерак туганнар белән дә аралашып, сөйләшеп, төрле мәгълүмат алдым, фоторәсемнәр җибәрүләрен үтендем. Һәм, ниһаять, хезмәт җимешем дөнья күрде. Аның тиражы зур түгел һәм күбесен нәсел шәҗәрәсе белән танышып, аны бала-оныкларына, киләчәк буынга тапшыру максаты белән туганнарга тараттым”, – диде Илнар.
Илнар милләтебезнең чын патриоты – Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар этно-мәдәни компонентлы мәктәпне һәм аның белән беррәттән Мәскәү ислам көллиятен уңышлы тәмамлаган. Казан федераль университетында һәм берүк вакытта читтән торып Казан ислам университетында да белем ала. Ә хәзерге вакытта белемен тагы да арттыру нияте белән бер елга Катар иленә укырга киткән.
Олы яшьтәге крайны өй- рәнүчеләргә яшь алмаш килүе куандыра, Илнарга кирәкле, мөһим өлкәдәге эшчәнлегендә, тулаем тормышында уңышлар телибез һәм шушы беренче китабы соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы