tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәселләр кайтавазы
Нәселләр кайтавазы

Нәселләр кайтавазы

Чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Семочки авылыннан булган, Мәскәүдә яшәүче крайны өйрәнүче яшь якташыбыз Илнар Каюмов Семочки тарихына һәм үзенең нәсел шәҗәрәсенә багышлан­ган китабын бастырган.

“Эхо предков” – “Нәселләр кайтавазы” дип аталган ки­тап өч бүлектән тора. Аның беренчесе Семочки авы­лы тарихына багышланган, икенче-өченче өлешләре әтисе ягыннан булган баба­сы һәм әбисе буыннарына кагылган ир-атлар нәсел шәҗәрәсен ачыклый. Китап­ка бик күп кызыклы фактлар, фоторәсемнәр, уникаль до­кументлар кертелгән һәм Илнар аны семочкилы әбисе белән бабасына багышлаган.

“Мин күптәннән инде тарих, крайны өйрәнү белән кызык­сынам һәм шөгыльләнәм. Китапка материал туплаган­да Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Арзамас шәһәрләре, Уразавыл ар­хивларында эшләргә туры килде. Әлбәттә, Семочки авылы тарихына кагылган мәгълүматны да күп җыйдым. “Туган як” редакциясендә дә берничә тапкыр булып, газетаның күпъеллык ту­планмаларыннан кирәкле мәгълүмат алдым.

Шулай ук бик күп туган-тумача, шул исәптән күптән элемтә югалган ерак туган­нар белән дә аралашып, сөйләшеп, төрле мәгълүмат алдым, фоторәсемнәр җибәрүләрен үтендем. Һәм, ниһаять, хезмәт җимешем дөнья күрде. Аның тира­жы зур түгел һәм күбесен нәсел шәҗәрәсе белән таны­шып, аны бала-оныкларына, киләчәк буынга тапшыру мак­саты белән туганнарга тарат­тым”, – диде Илнар.

Илнар милләтебезнең чын патриоты – Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186 но­мерлы татар этно-мәдәни компонентлы мәктәпне һәм аның белән беррәттән Мәскәү ислам көллиятен уңышлы тәмамлаган. Казан федераль университетында һәм берүк вакытта читтән торып Казан ислам университетында да белем ала. Ә хәзерге вакыт­та белемен тагы да арттыру нияте белән бер елга Катар иленә укырга киткән.

Олы яшьтәге крайны өй- рәнүчеләргә яшь алмаш килүе куандыра, Илнарга кирәкле, мөһим өлкәдәге эшчәнлегендә, тулаем тор­мышында уңышлар телибез һәм шушы беренче китабы соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*