tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чулпан Җәлилова әтисе һәйкәле янында: Дистә еллар монда киләбез, әмма кайгы хисе кимеми
Чулпан Җәлилова әтисе һәйкәле янында: Дистә еллар монда киләбез, әмма кайгы хисе кимеми

Чулпан Җәлилова әтисе һәйкәле янында: Дистә еллар монда киләбез, әмма кайгы хисе кимеми

Беренче май мәйданында фашист төрмәсендә башлары киселгән герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар. Искә алу мәрасимендә герой-шагыйрьнең нәсел дәвамчылары катнашты. Кызы Чулпан Җәлилова һәйкәл янында торганда һәрвакыт кайгы хисе булуын әйтте.

«Ничә дистә ел дәвамында монда киләбез, әмма кайгы хисе кимеми. Яшьләрнең килүе – куаныч. Алар геройларның исемен белә, дип шатланам. Искиткеч вакыйгалар булып тора. Күптән түгел Муса Җәлил исемен йөрткән метеор йөри башлады. Бу да – хәтер», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова җәлилчеләрнең иҗаты һәрвакыт дәвам итүен әйтте. «Ел саен бу фаҗига бүген кичергән хисләр аша кабул ителә, күңелләрне тетрәндерә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы – тарихта татар халкының исемен тагын да уеп калдыра торган, бөтен дөньяга безнең кем икәнне аңлата торган зур батырлык, каһарманлык. Барысы да бик яшь булган. Аларның өзелгән иҗатлары башка иҗатчыларга үрнәк булды. Алар турында әсәрләр дөньяга килде һәм киләчәк», – диде ул.

Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина Муса Җәлилнең татар һәм башкорт халыклары өчен уртак каһарман булуын әйтте. «Бүген бик сагышлы көн. Муса Җәлил башкорт һәм татар әдәбияты өчен уртак герой. Башкорт һәм татар әдәбиятларында аның образы чагылып тора. Ул – каһарманлык өлгесе», – диде шагыйрә.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Муса Җәлил исеме символга әйләнде, дип саный. «Муса Җәлил исеме батырлык, рух ныклыгы, ышаныч символына әйләнде. Мондый символ һәм шәхесләр – безнең терәк. Муса Җәлил исеме безнең өчен аерым зур мәгънәгә ия», – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ 11 татарның исеме бөтен дөньяда яңгырап торуын ассызыклады. Ул Җәлил һәм җәлилчеләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр сөйләде. «Бөтен дөньяда 11 татар исеме яңгырый. Безнең телне, халыкларны юкка чыгарган һәр хәрәкәткә каршы җавап бирәбез, без җәлилчеләр белән горурланабыз. Җәлил, җәлилчеләр, татар шагыйрьләре исеме бүген бар дөньяга ишетелә», – диде ул.

Чараны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды.

  • 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды карары белән Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров (чын исеме – Галләнур Бохараев) җәзалап үтерелә. 25 август көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре искә алына.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*