tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгенең гала-концерты Җөри авылында була
Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгенең гала-концерты Җөри авылында була

Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгенең гала-концерты Җөри авылында була

«Китап» радиосы Татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясый. Җиңүчеләр 2 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында гала-концертта чыгыш ясаячак.

«Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында I республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү 30 июльдә тәмамланды. Барлыгы 132 гариза килде. 2 сентябрьдә Таһир Якуповның рухи ватанына якын урында – Иске Җөри авылы мәдәният йортында фестивальнең йомгаклау өлешен уздырырга булдык», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Аның әйтүенчә, концертка чакырылган 25 кеше сәхнәдән чыгыш ясый. «Шуннан, 20 кешене сайлап, аларны гала-концертта сәхнәгә чыгарырга уйлап торабыз. Без аларга лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз. Шулай ук, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева концертта катнашырга ризалык белдерде. Район башлыгы, республикадан кайткан зур кунаклар булачак», – диде ул.

Таһир Габдулла улы Якупов – 1946 елның 13 маенда Казан шәһәрендә, гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә. Үзенең сәхнәдәге иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) җырчы-солист була. Җырчы 1999 елның 2 ноябрендә вафат. Казанның Яңа бистә Татар зиратында җирләнгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*