tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БТК “Баламишкин” халык гармунчылар фольклор ансамбленә сәхнә костюмнары бүләк итте!
БТК “Баламишкин” халык гармунчылар фольклор ансамбленә сәхнә костюмнары бүләк итте!

БТК “Баламишкин” халык гармунчылар фольклор ансамбленә сәхнә костюмнары бүләк итте!

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2025 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Актанышның “Баламишкин” халык гармунчылар фольклор ансамбленә костюмнар тектереп бирде.

Бүген костюмнарны Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бүләк иттеләр. Ансамбль җитәкчесе Илдус Харунов БТК җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде.

Ел саен әлеге программа кысаларында РФ регионыннан 10, чит илдән 4, Татарстан Республикасыннан 5 ансамбльгә костюмнар тектерелә.

2017 елда Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты базасында “Баламишкин” гармунчылар фольклор ансамбле оештырыла. Ансамбль халык иҗатын үстерүдә һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләрен, халык уеннарын, традицияләрен саклауда актив эш алып бара. “Баламишкин” гармунчылар фольклор ансамбле татар җырларын һәм көйләрен җанландыра, татар халкына күптәнге традицияләрне кайтара һәм татар мәдәниятен саклый. Алар шулай ук барлык тантаналарда, массакүләм бәйрәмнәрдә, тематик программаларда катнашалар һәм төбәк, республика, халыкара фестивальләрдә җиңү яулыйлар. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*