tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Алтайда татар токымлы атлар чабышыннан фото куйды
Рөстәм Миңнеханов Алтайда татар токымлы атлар чабышыннан фото куйды

Рөстәм Миңнеханов Алтайда татар токымлы атлар чабышыннан фото куйды

Бүген Алтай Республикасында Татарстанда старт алган татар токымлы атларга атланып чабышу тәмамланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чарадан фото белән Телеграм-каналында уртаклашты.

«Бүген төрки халыкларның тарихи ватаны – Алтай Республикасында Татарстан тарихында беренче татар токымлы атлар чабышы тәмамланды», – дип язган республика җитәкчесе.

Ул билгеләп үткәнчә, чабыш атлары 3 мең чакрым араны узды, алар үзләренең табигый матурлыгын гына түгел, чыдамлыгын да күрсәтте. Маршрут Россиянең сигез төбәгенең 56 торак пункты аша узды, атлар чабышы бер айдан артык дәвам итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*