tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дин әһелләре җыелды
Дин әһелләре җыелды

Дин әһелләре җыелды

19 август көнне Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Мунчәли авылында уналтынчы тапкыр “Мунчәли укулары” дини җыен узды. Ул Татарстанда игълан ителгән “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” кысаларында үткәрелде һәм аның төп темасы да «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән иде.

Анда илебезнең сигез төбәгеннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, әлбәттә, республиканың дәрәҗәле кунаклары һәм районның мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр дә катнашты. Шулар арасында хөрмәтле якташыбыз, Түбән Новгород өлкәсенең Пашат авылы мулласы, Сергач, Спас һәм Кнәген округларының баш имамы Марат хәзрәт Салахетдинов та бар иде (фотода).

– Кунакларны каршы алу гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, «Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп алып барылды. Махсус палаткаларда район китапханәчеләре, крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре, пенсионерлар берлеге вәкилләре милли кием, ризыклар, дару үләннәре, аларны әзерләү, пешерү, киптерү серләре белән уртаклашты. Казан шәһәреннән килгән осталар тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар әзерләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча мастер-класслар үткәрде. Чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Жиһаншинның вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре яңгырады, шулай ук, күрше төбәкләрдән килгән кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.

Чараның темасына туры китереп, мин үз төбәгебездә бу юнәлештә нинди эшләр алып барылганы: җәй айларында барлык авыл мәчетләребез каршында диярлек балалар һәм яшүсмерләр өчен бер айлык дини укулар оештырылуы, аларның “Шәкертләр бәйрәме” яки “Кече сабантуй” белән тәмамланулары,  “Маһинур” мәдрәсәсе эшчәнлеге, төбәгебездән чыгышы белән булган мөгаллим Хөсәин Фәезхановның 200 еллыгы һәм шул уңайдан оештырылган чаралар, Түбән Новгородта XIХ гасырда махсус төзелгән, әмма 1930нчы елларда юкка чыгарылган борынгы Тарихи мәчетне яңадан торгызуга нигез салу турында сөйләдем.

Тулаем алганда, дини чара зур оешканлык белән узды һәм аны оештыручыларга зур рәхмәт”, – диде Марат хәзрәт.

Румия Хамзина

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*