tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты быелга сезонын япты
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты быелга сезонын япты

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты быелга сезонын япты

24 август көнне «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы узды. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Кабан күле яр буенда татарча биеп, уйнап, җәйне озатты.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Проект 2021 нче елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында старт алды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чаралар татар биюләренә генә багышланды. Самара, Урал, Себер, Әстерхан, мишәр татарларына һәм традицион татар биюләренә багышланган барлыгы 11 остаханә үткәрелде.

Йомгаклау чарасы барлык үткән перформансларны берләштергән бию композициясеннән башланып китте. Татар бию төрләренең иң матур үрнәкләрен берләштергән биюле, уенлы кичәне биючеләр – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Данил Исхаков, педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты артисты Алия Мөхәммәтгалиева, балет артисты, «Мирас» үрнәкле балалар бию ансамбленең педагог-хореографы, Әстерхан татары Элеонора Үмәрова, «Казан» ансамбле экс-артисты, «Танцы на ТНТ» тапшыруының беренче сезон катнашучысы, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров, кичәнең алып баручысы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрде.

«Быелгы сезон шуның белән тәмам! Онытылмаслык мизгелләр күп булды, җәй буе проектның һәр чарасына тырышып әзерләндек, һәр пәнҗешәмбе саен бергәләп биедек, күңел ачтык! Туганнардай якын булган тугры катнашучыларыбызны да, рәхәт җылы кичләрне дә бик сагынырбыз! Мин инде хәзердән үк сагына башладым!» – дип үз хисләре белән уртаклашты «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең алып баручысы  Алсу Мәгъсүмҗанова.

Җәй уртасында проектка алып баручы буларак килеп кушылган мультимузыкант Илмир Ямалов та бу чараның халыкчан булуын искәртте:  «”Хәрәкәттә – бәрәкәт”,  беренче чиратта, ихласлыгы белән алдыра. Монда ясалмалык юк. Бию сәнгате аркылы төрле милләт кешеләрен берләштерүче бу проект озын гомерле булсын!».

Бию дәресләрен, чыннан да, казанлылар гына түгел, шәһәр кунаклары да бик җылы кабул итте. Һәр чара саен махсус остаханәгә дип килүчеләр саны арта барды. Ә проектның географиясенә килгәндә, кунаклар арасында Татарстанның барлык район-шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәүдән, Якутиядән, Төмән, Екатеринбург, Омск, Красноярск, Чабаксар, Ырынбур, Әстерхан, Новосибирск шәһәрләреннән, ерак Сахалиннан, Беларусь, Төркия, Кыргызстан, Таҗикстан, Һиндстан, Австрия якларыннан да катнашучылар бар иде. Иң активлары проектның истәлекле түштамагасына лаек булдылар.

«Һәр чара ул, әлбәттә, команда эше. ”Хәрәкәттә – бәрәкәт” проектын әзерләүдә хореографлар да, шәһәребезнең бию коллективлары да, музыкантлар, тавыш режиссерлары, техниклар, фотограф, видеографлар да күп көч куйды. Килгән тамашачыларның йөзендә елмаю күрү, аларның чын күңелдән тырышып биергә өйрәнүләре, читенсенмичә уеннарда катнашулары, саубуллашканда,  “тагын киләчәкбез” дип, рәхмәт әйтеп китүләре  безнең өчен иң зур бүләк. Күбесе инде түземсезлек белән киләсе елны көтә! Форсаттан файдаланып, татар биюләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлешен кертүче бу проектны булдырган Казан Мэриясенә рәхмәт әйтәсем килә. Шундый кирәкле мөһим эштә катнаша алуыма чиксез шатмын!» – диде проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

Әлеге йомгаклау чарасына Кукмара районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Рамил Нуриев та махсус килгән булып чыкты: “Без бер төркем егетләр, кызлар “Каз канаты” дигән халык ансамбленә йөрдек. Бик күп җирләрне әйләндек, шуннан калган дуслык бар. Безнең укуга караганда, хәтеребездә шушы ансамбль белән чыгыш ясаган вакытлар истә калган. Бу проект турында ишеткәч, бүген соңгы очрашу дигәч, махсус шуның өчен килдек, күптән очрашкан юк иде. Яшьлекне искә төшерү, дусларны күрү чарасы да бу – без бик канәгать!» – диде ул.

Кичке чара традиция буенча проектның музыкантларын  – «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин, баянчы, тальян гармунда уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы Айдар Абдрахимов һәм вокалист, думбырада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязовны алкышлау белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*