tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск өлкәсендә “Татар утары” ачылу тантанасы узды
Омск өлкәсендә “Татар утары” ачылу тантанасы узды

Омск өлкәсендә “Татар утары” ачылу тантанасы узды

Бүген Омскиның “Старина Сибирская” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында “Татар утары” ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко катнашты.

Виталий Хоценко чара кунакларын сәламләде!

– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез, кадерле дуслар! Тарихи яктан Россия халыклары һәрвакыт тынычлыкта һәм татулыкта яшәгәннәр. Бүгенге көндә тагын да ныграк берләшү аеруча мөһим. “Татар утары”ның бүгенге ачылышы илебезнең барлык халыклары дус булуын тагын бер кат искәртү булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улына  шундый инициатива өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бездә бик матур объект барлыкка килде. Мин ышанам: ишегалды безнең өлкәдә күп кунакларны кабул итәчәк. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде ул.

Васил Шәйхразыев кунакларны сәламләде һәм Виталий Хоценкога рәхмәт белдерде:

– Хөрмәтле Виталий Павлович! Кадерле дуслар! Мин Сезнең белән бу очрашуга бик шат. Исәнмесез! Беренче чиратта, Виталий Павловичка рәхмәт сүзләрен әйтәм. Без тәкъдим иткән барлык инициативаларны ул шунда ук хуплады һәм: “Татар утарын яхшы итеп, гасырлар буена җитәрлек итеп эшләгез!” диде. Рәхмәт Сезгә!, – диде ул.

– Россиянең иң зур байлыгы – монда яшәүче кешеләр. Барыгызга да иминлек, тынычлык телим! Безнең  “Татар утары” Омск өлкәсенең һәм, гомумән, Россиянең чәчәк атуы хакына хезмәт итсен! – дип йомгаклады Васил Шәйхразыев.

Тантаналы ачылыштан соң алар утарны һәм музей-тыюлыкны карадылар. Омск өлкәсенең һәр районы “Татар утары” өчен төрле тематик бүләкләр әзерләгән. Ачылыш татар халкының гореф-гадәтләре буенча узды.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*