tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Большеречье районында «Без бергә» фестивалендә катнашты
Васил Шәйхразыев Большеречье районында «Без бергә» фестивалендә катнашты

Васил Шәйхразыев Большеречье районында «Без бергә» фестивалендә катнашты

Большеречье районында «Без бергә» өлкә күпмилләтле фестивале узды. Фестивальдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Омск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виталий Хоценко, Омск өлкәсенең Большеречье районы башлыгы Василий Майстепанов катнашты.

– Хәерле көн, хөрмәтле дуслар! Бүген искиткеч көн. Бүгенге фестиваль – безнең өлкәдә, илебездә яшәүче халыкларның мәдәни күптөрлелеген саклап калуыбызның ачык мисалы. Бүген бездә “Татар утары” барлыкка килде. Безнең көч – бердәмлектә! Барыгызга да рәхмәт! – диде Виталий Хоценко.

– Хәерле көн, кадерле дусларыбыз һәм бәйрәм кунаклары. Без монда өченче көн торабыз. Күп районнарда булдык. Сезнең дуслыкка, бер-берегезгә карата хөрмәт күрсәтүгә бик сөендек! Сезнең киләчәккә ышанычыгыз бар, сезнең бик яхшы җитәкчегез бар. Ул халык белән эшли, һәркемнең фикерен тыңлый! Барыгызга да тынычлык телим, бәйрәм белән!,- диде Васил Шәйхразыев.

Фестивальнең төп вакыйгасы булып “Старина Сибирская” музей-тыюлыгы территориясендә «Татар утары» ачылуы тора. Анда татар халкының көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышырга, милли ризыкларны авыз итеп карарга мөмкин. Кунаклар өчен өстәлләр әзерләнгән. Шулай ук кунакларны Татарстаннан китерелгән 300 литрлы самовардан чәй белән сыйлыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*