tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Печән базары” старт алды!
Казанда “Печән базары” старт алды!

Казанда “Печән базары” старт алды!

Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале гөрли!

Фестиваль программасында: дизайн-маркет, мода күрсәтү, балалар өчен мастер-класслар, лекторийлар, көндәлекләр һәм хатлар уку, фотоалам, чәй эчү тантанасы, кино, бию остаханәсе, милли музыка оркестры һәм «СалаваTIK»лар балалар вокаль төркеме концерты, татар телендә медитация һ.б. чаралар каралган.

Быел фестивальдә беренче тапкыр «Печән базары»нда мода күрсәтәчәкләр. «Барлык образлар фестивальдә маркетларда булган әйберләрдән тупланачак. Олылар өчен генә түгел, балалар өчен дә фестивальдә татар стилендә тулы образ тупларга мөмкин. Заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, кулинарлары, музыкантлары һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күреп булачак. Фестивальдә башкорт халкы вәкилләре дә катнашачак, бу да үзенчәлекле традициягә әверелде», – диде чараны оештыручы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Моннан тыш, «Печән базары»нда лекцияләр тыңлап булачак. «Быелгы фестивальнең төп темасы – татар халкының бай кешеләре. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар акчалары тарихы турында белергә, XIX гасыр татар инвесторларының исемнәрен ишетергә, ике гасыр элек татарларның нинди кием кигәннәрен белергә, шулай ук яңа һәм онытылган татар сүзләре буенча лекция-стендапта катнашырга мөмкин булачак. Татар олигархлары темасына фестивальнең тематик экскурсияләре дә була – «Татар бистәсе байлары», «Татарларның балачак дөньясы» һәм «Кабан аръягы мәчете», – ди оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*