tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә “1100 еллыкка” махсус эшләнгән “Казан басма” шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә
Нәзарәттә “1100 еллыкка” махсус эшләнгән “Казан басма” шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

Нәзарәттә “1100 еллыкка” махсус эшләнгән “Казан басма” шрифты нигезендә Коръән басмага әзерләнә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә “Казан басма” исемле махсус эшләнгән дизайнлы компьютер шрифты нигезендә җыелган Коръән басмасының электрон нөсхәсе тапшырылды. Проектның цифрлаштырылган мәгълүматларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абайдан кабул итте.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәрмәрә университетының “Илаһият” факультеты деканы, доктор, шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай һәм Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирделәр.

«Казан басма» исемле дизайнлы компьютер шрифты дөньякүләм танылган иске типографик оттискысы нигезендә ясалды. Аны файдаланып Коръәннең яңа «Казан басмасын» чыгару — мөфтиятнең Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына әзерлек кысаларында иң зур һәм мөһим башлангычларының берсе.

– Бу эш моннан бик күп еллар элек үк башланырга тиеш иде, – диде Камил хәзрәт. – Билгеле булганча, “Казан басмасы” – мөселманнар тарафыннан типография ысулы белән бастырылган беренче Коръән ул. Мөселманнар арасында хәтта шундый гыйбарә бар: “Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда язылган, Каһирәдә укылган, Казанда бастырылган!” “Казан басмасы”ның типографик шрифтын ислам дөньясы бик яратып кабул итә, шуңа күрә ул бөтен Җир шары буйлап тарала башлый. Әмма хаталар булу сәбәпле, Муса Бигиев һәм башка зур галимнәр басманы камилләштерергә хыяллана, 1909 елда Казанда бу уңайдан фикер алышу өчен 300-гә якын дин галиме җыела. Алар арасында Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди кебек зур галимнәр була. Бу хакта иске имляда язылган “Тасхих ресми хат” китабыннан укып була. Галимнәр беренче җыелуда гына мәсьәләне хәл итеп бетерә алмый һәм азрак состав белән тагын бер атнадан җыела. Сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, бер комиссия оеша – “Казан басмасы”нда төзәтергә кирәк булган 57 урын табыла. Төрле сәбәпләр аркасында (беренче чиратта, инкыйлаб чыгу сәбәпле), эш тәмамланмыйча кала.

Татар халкына аны башкарып чыгу нәкъ «1100 еллык» алдыннан насыйп була — бүгенге көндә яңа басылып чыгачак басманың текстларын Татарстан мөфтияте белгечләре тикшереп чыкты. Ул дөньякүләм кабул ителгән “Әр-рәсем Әл-Госмани” стандартларына туры киләчәк. «Казан басма» дизайнлы компьютер шрифты үзе исә ислам халыклары бик яратып өлгергән иске типографик оттискысы нигезендә ясалган. Эшләр — шрифтны компьютерларштыру һәм Коръән текстларын яңадан әлеге шрифт белән җыю — бер ел дәвамында алып барылды.

Моңарчы Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Коръән китапларын, 1803 елда чыккан Казан басмаларының аерым сүзләрен, фразаларын һәм аятьләрен компьютерда сканерлап, шрифтка сала торган була. Хәзер исә заманча компьютер шрифты ярдәмендә Коръән басмаларын төрле форматларда һәм югары сыйфатта чыгарырга мөмкин булачак. Матбугат очрашуында журналистларга иске һәм яңа «Казан басмалары» чагыштырып китерелде һәм заманча шрифтның өстенлекләре күрсәтелде. Шрифт Коръән мөсхәфләрен бастыруга яңа зур мөмкинлекләр ачачак, Коръән һәм китаплар бастыруның татар традицияләрен яңартуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәк. Коръәннең «Казан басмасын» аның уникаль шрифты дөньякүләм танытты, шуңа күрә нәзарәт тарафыннан белгечләр алдында нәкъ шушы шрифтны торгызу мәсьәләсе куелды. Инкыйлабка кадәр дөнья күргән Коръәннең “Казан басмасы” башка басмалардан вертикаль хәрәкәләр кулланылу, тәнвиннәрнең аерылып торуы, саннарның язылышы һ.б. белән үзенчәлекле.

Коръәннең «Казан басмасы» үз вакытында Урта Азия, Төньяк Кавказда аеруча киң таралыш алуын дәлилләп, журналистларга мисал итеп Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның Казан басмасын яратып укуы видеода күрсәтелде. Ә шрифтны төзүче Мөхәммәд Абай исә заманында Төркиягә «Казан басмасыннан» башка бернинди мөсхәфләр кертелмәве хакында, татарларның дөньякүләм мөселман мәдәниятендә тоткан олы урыны хакында сөйләде.

– Казанда беренче Коръән басмасы 1803 елда чыкса, Истанбулда ул 1872-73 елда гына чыга! – дип билгеләп үзды Мөхәммәд бәй. – Ягъни татарлардан соң 70 ел узгач кына! Истанбул мөселманнары өчен Казан басмасы шуның белән дә әһәмиятле: архивларда күренгәнчә, Госманлы империясенә башка илләрдә бастырылган Коръән китаплары кертелмәгән, бары тик Казан басмаларына гына таратылу өчен рөхсәт булган. Шуңа күрә бүген дә безнең галимнәр арасында еш кына Коръәннең Казан басмасын очратырга мөмкин. Шушы олы мираска яңа сулыш өрү – минем өчен зур дәрәҗә.

Бүгенге көндә дә Коръәннең яңа Казан басмасы дөнья күләмендә таралыш алыр дигән өмет бар, чөнки ул кабул ителгән халыкара стандартларга туры киләчәк, ягъни Китап 604 биттән, ә һәр бит 15 юлдан торачак. Моны башкару өчен Нәзарәтнең тәҗрибәсе бар: моңарчы 2017 елда «Хозур»да бастырылган Коръән китабы Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартларга туры килә дигән Шәһадәтнамәгә лаек булган иде инде.  Шәһадәтнамә бирелгәч, Нәзарәттә әзерләнгән Коръән китабы мөселман дөньясында зур кызыксыну уята: ул Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Белоруссиядә бастырылды. Барлыгы «Хозур»да Коръән биш тапкыр 30 меңнән артык гомуми тираж белән чыкты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*