tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә татар дини мирас хезмәтләре исәбенә Татарстан мәдрәсәләренең уку әдәбияты исемлеген яңарту мәсьәләсен карадылар
Нәзарәттә татар дини мирас хезмәтләре исәбенә Татарстан мәдрәсәләренең уку әдәбияты исемлеген яңарту мәсьәләсен карадылар

Нәзарәттә татар дини мирас хезмәтләре исәбенә Татарстан мәдрәсәләренең уку әдәбияты исемлеген яңарту мәсьәләсен карадылар

4нче мартта мөфтияттә Татарстан мәдрәсәләренең уку әдәбиятына үзгәрешләр кертү турында киңәшмә узды. Җыелыш республикабыз мөфтие, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашында узды.

Киңәшмәнең көн тәртибендә мәдрәсәләрнең уку әдәбияты исемлегенә татар дин әһелләре тарафыннан язылган хезмәтләрнең санын арттыру мәсьәләсе торды. Утырышта катнашучылар инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләренең методик тәҗрибәсен куллану зарурлыгын ассызыкладылар: аларда укыту тулысынча татар галимнәре язган хезмәтләр буенча алып барылган.

Шул ук вакытта бу хезмәтләр бүгенге көнгәчә үзләренең актуальлеген югалтмаган һәм хәзерге мәдрәсәләрнең укыту программасын да тулысы белән каплый алыр иде. Шунысы игътибарга лаек, киңәшмәдә катнашучылар татар галимнәре Мәрҗани һәм Баруди эшләп чыгарган авторлык методикаларын актуальләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай итеп, Татарстан мәдрәсәләренә «Казания ысулы» тибындагы укыту программасын кертергә мөмкин булыр иде. Камил хәзрәт тарафыннан телгә алынган тагын бер мөһим тәкъдим Татарстан мәдрәсәләрендә белем бирү теленә кагылды – ул гарәп телен көчәйтергә тәкъдим итте.

Үз фикерен Рөстәм хәзрәт Нургалиев та белдерде. Аның фикеренчә, республиканың ислам уку йортларында белем бирү сыйфатын күтәрү өчен, укырга кергәндә, абитуриентларга таләпләрне арттырырга, шулай ук беренче курс укучыларын белем дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүләргә кирәклегенә басым ясалды. Шул ук вакытта ул “Фәнис” (Урыссу) һәм “Ак мәчет” (Чаллы) мәдрәсәләрен тәмамлаучыларның соңгы еллардагы әзерлекләрен уңай бәяләде, моннан тыш, урта гасырлардагы татар дин галимнәренең хезмәтләрен бүгенге таләпләргә яраклаштыру буенча Болгар ислам академиясенә махсус заказ белән мөрәҗәгать итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелышта катнашучыларга республика мәдрәсәсе өчен укыту әдәбияты исемлегенә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләү бурычын куйды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*