tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районында милли мәдәниятләр фестивале гөрләде
Менделеевск районында милли мәдәниятләр фестивале гөрләде

Менделеевск районында милли мәдәниятләр фестивале гөрләде

Менделеевск районы Бәзәкә авылы Мәдәният йорты базасында милли мәдәниятләр фестивале гөрләде. Тамашачылар “Җиңү көне” җыры астында аягүрә басып кул чапты, Ватаныбыз өчен сугышта һәм тылда җиңүне якынайтучылар өчен хөрмәт һәм горурлык белдерде.

Фестивальдә Ижевск, Турай, Псәй, Тойгуҗа, Тат.Әхтиал, Тат.Тәкәш, Бәзәки, Камай, Тойма мәдәният йортлары, С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае иҗат коллективлары катнашты.

Фестивальне оештыручылар – “ТР Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе” МКУ – җитәкчесе Е.В.Шиһапова, “Үзәкләштерелгән клуб системасы” МБУК директоры Р.С.Фәрхетдинова.

Лилия Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*