Бүген, Нижневартовск шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Координацион Совет утырышы уздырды.
“Әлеге очрашуны үткәрүнең сәбәбе – 3 зур төбәккә: Төмән өлкәсе, Ханты-Манси Югра автономияле округы һәм Ямал-Ненец автономияле округындагы татар милли-мәдәни оешмаларының үзара хезмәттәшлегенә нигез булып торачак килешүгә кул кую, уртак Координацион Совет булдыру. Бөтендөнья татар конгрессы бу тәкъдимне хуплый,” – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.
Төмән өлкәсендә – 102 мең 587, ХМАО -Юграда – 108 мең 899, ЯНАОда – 28 мең 509 – барлыгы 239 мең 995 милләттәшебез яши. Әлеге килешү биредәге дистәләгән татар оешмаларына үзара ярдәмләшеп, хезмәттәшлек итеп эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
“Бу килешүнең башка төбәкләр өчен дә үрнәк була алачагына ышанам,” – диде Милли Шура рәисе.
Үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмалары Координацион Советы рәисе Ринат Насыйров, ХМАО татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтҗанов, Ямало-Ненец автономияле округының татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары ассоциациясе рәисе Илдус Рәҗәпов имзалады.