tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нократ ярларында чыршы бәйрәме татарча узды
Нократ ярларында чыршы бәйрәме татарча узды

Нократ ярларында чыршы бәйрәме татарча узды

Нократ Аланы (Вятские Поляны) “Этномир” милли мәдәният үзәгенең милли һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Рәйсә ханым Мөхәммәтшина төбәкнең “Колосок” балалар бакчасында һәм бишенче номерлы мәктәптә шәһәрдә төрле милләтләрнең көнкүреше һәм мәдәнияты белән таныштыру йөзеннән башланган проект кысаларында татар милләте белән таныштыру түгәрәкләре оештырган иде. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә бу түгәрәккә татар яки катнаш гаиләдә тәрбияләнүче балалар йөри.

– Балалар бакчасында татарча сөйләшә белә торган бер генә бала да юк, әмма шул кадәр теләп йөриләр, – диде Рәйсә ханым. Чыннан да, балалар апаларын сагынып көтеп ала, тәрбиячеләр тыеп тормаса, каршысына йөгереп чыгарлар иде. Яңа ел алдыннан монда татарча чыршы бәйрәме үтте. Кыш бабай килә дип шигырьләр өйрәнгән булганнар, капкалы уйнап та күрсәттеләр.

– Без үзебез дә Рәйсә Миннебаевнаны көтеп алабыз, чөнки ул бик позитив кеше, – диде учреждениенең музыка белгече Светлана Евгеньевна Заколюкина. – Без күп милләтле төбәктә яшибез, бер беребез турында кечкенәдән белеп үсү бик кирәк. Аннан, мәктәптән соң укуны дәвам итү өчен күпчелек Казанны сайлый. Үземнең улым Казанда техник университетта белем алды. Аңа татар телен өйрәнергә туры килде, әлбәттә, ят тел авырдан бирелде, ә билгесе дипломга керә. Башка телне белү, аңлау, күрше милләтләрнең мәдәнияте белән танышу – уңышлы булам дигән кешегә бүгенге заман таләбе дип әйтергә була.

Рәйсә ханым “Колосок” балалар бакчасына Татар конгрессы башкарма комитеты бүләген – нәниләр өчен Тукай шигырьләренә чыгарылган мультфильмнар җыентыгын тапшырды.

Ә Кыш бабай ул ара тиз генә саубуллашты да машинага утырып китеп тә барды. Ашыга иде ул – аны бишенче номерлы мәктәптә көтә иделәр. Тик ничек кенә ашыкмасын, беренче булып укучылар янына рус Кыш бабае – Дед Мороз килеп җиткән булды. Бу мәктәптә рус, татар, мари һәм удмурт халыклары мәдәниятын өйрәнү буенча түгәрәкләр эшли. Балалардан Дед Морозның икенче төрле исеме бармы һәм ул ничек дип сорауга, алар дәррәү Санта Клаус дип җавап бирде. Тик Санта бабай бездән ерак, алар янына татар Кыш бабае белән удмуртларның Тол бабае килгән иделәр.

– Мәктәптәге түгәрәктә өйләрендә татарча сөйләшеп тәрбияләнә торган берничә татар баласы бар, шуңа күрә бераз җиңелрәк, – диде Рәйсә ханым. Алар “Әпипә” җырын да инде өйрәнгән, бии дә беләләр. Ә яратып уйнаган уеннары “Җиләк җыям, как коям” булып чыкты. Ул уен, гомумән, бөтен балаларга да ошады. Ә инде Кыш бабайлар тәмле бүләк тарата башлагач, күңелләре бигрәк тә булды. Кыш бабаебыз үзе дә сөенде. Аның ролен оста итеп Киров өлкәсе татар көрәше федерациясе президенты, төбәкнең татар җыры “Кояш” халык ансамбле әгъзасы Расим Хафизов башкарды. Кыш бабайның гармунчысы исә – шул ук ансамбльдән Габделхак Хисмәтуллин.

Тәмле күчтәнәчләр белән бар балаларның да күңелен күрүче – җаваплылыгы чикле “Молот армз” оешмасы директоры Равил Рамил улы Нургалеев.

Шәмсия Хәлимова

Рәсемнәрдә бәйрәмнән күренешләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*