tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде
Пенза өлкәсе татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

Пенза өлкәсе татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

18 декабрьдә, дустыбыз , иптәшебез, Пенза өлкәсе “Татар Көрәше” федерациясе рәисе, Пенза татар автономиясенең башкарма комитет әгъзасы, (лаеклы ялга кадәр – зам. начальника управления Пензенской области по профилактике правонарушений и взаимодействию с правоохранительными органами и реализации внутренней политики, полковник милиөии в отставке) Зәкиҗан Каюм улы Куряев, кинәт, 63 яше тулмый, вафат булды. Ул 3 ел дәвамында татар автономиясенең ревизион комиссиясен җитәкләде, спорт секторында актив катнашты. “Көрәш” федерациясе аша ярышлар оештырды, татар телен сакларга өндәде һәм ҺӘМ башка эшләрдә бик актив эшләп килде.

Пенза өлкәсе губернаторы В.Бочкарев үзенең «Twitter» микроблогында: «Невосполнимая трагическая утрата! Соболезнования ,мужества, крепости духа и стойкости родным и близким Зякижана Куряева», дип язып куйган.

Пенза шәһәре меры, шәһәр башлыгы, шәһәр думасы коллективы кайгыны уртаклашу язмасында шундый сүзләр китергәннәр: «Более 30 лет жизни Зякижана Каюмовича были связаны со службой в органах правопорядка. Он был принципиальным, честным, грамотным руководителем, внес значительный вклад в дело борьбы с преступностью, обеспечения правопорядка на территории Пензенской области. Это был мужественный и ответственный человек, до конца преданный своему делу, своим товарищам. Немало сил и внимания он уделял поддержке людей, верой и правдой служивших Отечеству. Память о нем навсегда сохранится в наших сердцах», Зәкиҗан Каюм улы белән бәхилләшү Пенза өлкәсе эчке эшләр министрлыгы бинасында 20 декабрьдә 12 сәгаттән 13 сәгаткә кадәр барды. Пензаның “Ново-Западная” исемле зиратының “ Дан аллеясы”нда җирләделәр.

Зәкиҗан Каюм улы мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр.

К.Акъегет

Один комментарий

  1. Фәрит Гыйбатдинов

    урыны ожмахта булсын.. тик Зәкиҗан әфәндене татар зиратына мөселманча җирләмәделәрмени?

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*