tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нур” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 115 ел тулды
“Нур” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 115 ел тулды

“Нур” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 115 ел тулды

“Нур” исемле беренче газета 1905 елда Петербургта нәшер ителә. Аны бөек мәгърифәтче, язучы, журналист Гатаулла Баязитов чыгара. Газета 1914 елның 21 июненә кадәр нәшер ителә. Петербургта татарча газетаның беренче саны чыгуы белән татар матбугатына нигез салына.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин шалтыратып, әлеге юбилей уңаеннан «Татар вакытлы матбугаты: үткәнгә һәм алга караш» дип аталган конференция оештырулары хакында әйтеп, анда катнашырга чакыргач, шатланып риза булдым. Ник дигәндә, тиздән “Яңарыш”ның беренче саны дөнья күрүгә 30 ел тулачак. Аллага шөкер, башкалар белән уртаклашырлык бай тәҗрибәбез дә, уртага салып сөйләшердәй мөһим сораулар да бар. Башкаларның эш тәҗрибәсен өйрәнү дә бервакытта да артык түгел.

Конференциядә Башкортстан, Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Магнитогорскида нәшер ителүче милли газеталарның, шулай ук “Ирек мәйданы” һәм “Безнең гәҗит” кебек шәхси газеталарның баш мөхәррирләре, күренекле журналистлар һәм публицистлар катнаштылар. Баш мөхәррирләрнең чыгышларында газеталар нинди темаларны яктыртырга, иганәчеләр белән элемтәләрне ничек урнаштырырга, газетаны укучыга кызыклы һәм файдалы итеп чыгару өчен нишләргә, тиражны ничек арттырырга кебек сорауларга җаваплар да яңгырады. Шунысы шатландыра: бүген кайсыбер редакцияләр бу сорауларны хәл итү өчен әле яңа гына башкарырга җыенган эшләрне без күптәннән тормышка ашырып киләбез инде.

Әзерлек барышында модератор, Бөтенроссия «Дөнья мәдәнияте» этножурналистлар конгрессы журналисты, җәмәгать эшлеклесе Кәтифә Гайнетдинова белән тыгыз элемтәдә тордык. Чыгышлар күп булса да, безнеке кебек фотослайдлар белән тулыландырылганы юк иде. “Яңарыш”ыбызның милли оешмалар белән бер булып эшләве, милли чараларны оештыруда актив катнашуы, газетаны таратудагы алымнарыбыз тыңлаучыларда кызыксыну уятты. Уфада нәшер ителүче “Кызыл таң” газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов социаль челтәрләрдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашканда, үзләренең укучыларын дистәләгән миллионнар белән санап китте. Бу шактый саллы газеталарның мөхәррирләрен дә, журналистларны да шаккатырды. Уфадагы каләмдәшләребезнең тәҗрибәсе мине дә кызыксындырды. Без Фаил әфәнде белән элемтәгә кереп, бу хакта аерым сөйләшеп тә алдык.

Әйе, безгә заманнан калышырга ярамый. Социаль челтәрләрдә активлыкны арттыру — бүгенге заман таләбе. Чөнки без газетаны кулга алып уку гадәте канына сеңмәгән яшь буында милли матбугатка кызыксынуны ВКонтакте, инстаграм кебек “челтәр”ләр аша уята алачакбыз. Бу урында минем “Яңарыш”ны яздырып алучы өлкән буынга мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорыйсым килә. Соңгы вакытларда газетабызның беренче битендә qr-код бирелә. Тиздән һәрберегезгә бүләк булып килүче 2021 елга календарьда да бар ул. Балаларыгызга, оныкларыгызга шулар аша газетаның социаль челтәрләрдәге төркемнәренә керүләрен сорасагыз, безнең сафларыбыз тулыланыр, яшәрер иде.

“Газеталарның киләчәге юк, аларны Интернет, социаль челтәрләр алыштыра”, — диючеләр дә бар. Әйе, бүген шундый заманда яшибез, ә дигәнче дөньяның теләсә кайсы почмагындагы яңалыклар белән таныша алабыз. Ләкин шунысы да бар, ул яңалыклар «челтәр»дә ничек тиз барлыкка килсә, шулай ук җуела да. Әгәр «Нур» газетасы, үзебезнең “Яңарыш”ыбыз булмаса, без 115 ел элек Питерда яки 30 ел элек Ижауда татарларның ничек яшәгәнлеге, нинди эшләр башкарулары, җәмгыятьтә тоткан урыннары, ул чор вакыйгаларын, шәхесләрен кайдан белер идек? Каләм белән язылган сүзне балта белән дә җуеп булмый, дип, халык юкка гына әйтмәгән шул.

“Россия Федерациясе төбәкләрендә утызга якын татар гәҗите нәшер ителә. Алар арасыннан татар матбугатының алдынгы өлешен тәшкил иткән Уфадан «Кызыл таң»ны, Ульяновскидагы «Өмет»не һәм Удмуртиядәге “Яңарыш”ны атарга мөмкин…” — диде «Дөнья» интернет-студиясе баш мөхәррире Римзил Вәлиев конференцияне йомгаклау чыгышында. Әлбәттә, танылган аксакал журналист Римзил Вәлиев тарафыннан шундый мактау сүзләре яңгырау – “Яңарыш”ыбызга карата зур бәя. Аның: “Укымаган, үз медиамөмкинлекләрен күрмәгән халык булган казанышлары белән югалырга дучар ителә. Безнең газета- журналларны, китап һәм Интернет мөмкинлекләрне югалудан бары тик татар халкы үзе генә һәм аның этномәдәният мохите генә коткара ала”, — дигән сүзләрендә дә хаклык ярылып ята.

Әгәр газетаны яздырып алучылары, даими укучылары булмаса, аның киләчәге юк. Без, үз чиратыбызда, 2021 ел өчен “Россия поч­тасы” һәм үз нокталарыбыз аша газетага язылган, язылуны оештыруда катнашкан тугры дусларыбызга зур рәхмәтле. Ләкин әлегә якынча саннарыбыз шатландырмый. Тиздән “Яңарыш”ның 30 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлеген, булганлыгын дәлилләп торучы бүгенге тиражыбызны саклый алсак, уртак бәйрәмебезгә милләттәшләребездән зур бүләк булыр иде.

Рәмзия Габбасова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*