tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар
Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар

Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар

Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сүз бүген Казанда ТР Президентының 2020 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында булды.

Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында эшләүче татарлар Татарстанга килеп җирле тормыш белән танышса, дөньяда республика турында күбрәк беләчәкләр», — диде ул.

«Бу тәкъдимне тормышка ашырып була. „Татмедиа“ оешмасы журналистларны тәҗрибә уртаклашырга җибәрә алыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук чит ил журналистларын Татарстанга чакыру тәҗрибәсе булганын искәртте. Бу мәсьәләне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә хәл итү мөмкин дип белдерде.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*