tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Җәмигъ мәчете буенча эш кайчан башланачагын әйтте
Татарстан Президенты Җәмигъ мәчете буенча эш кайчан башланачагын әйтте

Татарстан Президенты Җәмигъ мәчете буенча эш кайчан башланачагын әйтте

Республиканың төп мәчете хакында сорауга Татарстан Президенты еллык матбугат конференциясендә җавап бирде.

– Зур бәйрәмнәр булганда, 10 мең кеше сыярлык мәчет кирәк. Ул мәсьәләне зур оешмалар да күтәрә, бу эштә катнашыр идек, диләр. Ике мәсьәлә бар. Беренчесе – дөрес урын табарга. Халыкка уңай булсын, шәһәрнең дә маутар урынында булсын ул. Икенчесе – конкурс үткәреп, аның нинди булачагын билгеләргә кирәк. Пандемия безне бераз туктатты, без бөтенләй туктап бетмәдек, әлбәттә. Бу эш буенча икенче елда фикерләшеп, эшне башларга тиеш булабыз, – диде Президент.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*