tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары утырышы узды
“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары утырышы узды

“Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Җәлил укулары” бәйгесенең жюри әгъзалары утырышы узды

Бүген, 24нче декабрь көнне, “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең жюри әгъзалары утырышы узды.

Экспертлар финалга чыккан катнашучыларның видеоязмаларын бәяләделәр. Шул исәптән, журналистлар өчен пресс-конференция оештырылды. Конкурс турында “Җәлил укулары”ның төп оештыручысы Алмаз Нургалиев һәм жюри әгъзалары сөйләде.

Билегеле булганча, быел конкурста 40 меңгә якын кеше катнашты.

780 иң яхшы видеоязма арасыннан 21 җиңүче сайланачак. Һәр 7 номинациядә өчәр җиңүче билгеләнәчәк.

Иң күп катнашучылар Казан шәһәреннән (29 937) булды. Икенче урында – балтачлылар (1386). Катнашучыларның зур өлеше 9 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар иде.

“Җәлил укулары” бәйгесендә Россиянең 37 регионы, Азербайҗан, Казахстан, Кытай, Йемен, Бельгия, Кыргызстан, Төркия, Белоруссиядән катнашучылар теркәлде.

Агымдагы елда бәйгегә үзгәрешләр дә кертелде. Беренчедән, дөньядагы вәзгыятькә бәйле, конкурс онлайн форматта үткәрелде. Тагын бер мөһим үзгәреш – яшь чикләүләре булмау. Шул исәптән, конкурста олы яшьтәге катнашучылар да үз видеоларын тәкъдим итте.

“Бәйгедә катнашкан олы апалар Җәлилне үзләренчә тоемлыйлар, алар шигырне аңлап, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр”, – дип ассызыклады жюри әгъзасы, сәнгатьле сөйләм остасы Инсаф Абдулла.

Жюри әгъзалары бәйгедә катнашу өчен материал сайлый белүнең мөһимлеген дә искәртеп киттеләр. Балалар шигырьләрне аңлап сөйләргә тиеш, аларның чыгышында коры хис кенә түгел, фикер дә булу мөһим, дигән нәтиҗә ясалды.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: “Быелгы бәйгедә Муса Җәлилнең әлегә кадәр яңгырамаган шигырьләре дә сөйләнде. Димәк, Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнү киңәя, аның белән кызыксыну үсә”, – дигән фикерен белдерде.

Шулай ук, экспертлар “Фронтовиклар” номинациясенә игътибар иттеләр. Аның асылы – якташ язучыларның иҗатын таныту. Алмаз Нургалиев регионнарда (Пермь, Чиләбе, Самара өлкәсенең Камышлы авылы һ.б.) Җәлил әсәрләренә дә, үзләренең якташ фронтовик язучыларына да игътибар артуын ассызыклады. Татарстанда әлеге номинациядә Азнакай, Әлмәт, Әлки, Актаныш, Мамадыш яклары әйдәп баручы булган.

Конкурсның йомгагы 2 форматта – онлайн һәм оффлайн каралган. Әлеге мәсьәлә санитар-эпидемиологик вәзгыяттән чыгып хәл ителәчәк.

Бәйгенең нәтиҗәләре 30нчы декабрьгә кадәр билегеле булачак.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*