tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшчәнлегенә йомгак ясадылар
Татар конгрессында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Татар конгрессында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Бүген, 24 декабрьдә, Татар конгрессы бинасында Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Онлайн форматта (ZOOM платформасы аша) узган чараны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул “Ак калфак” оешмасы үткәрә торган чараларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм алга таба аларның үсешенә өметен белдерде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә хатын-кызларның татар халкы үсешендә әһәмиятен ассызыклап узды.

Бөтендөня татар хатын-кызлары форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова, үз чиратында, Форум эшчәнлеге, башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм “Татарлар: гамәл стратегиясе”н үтәү буенча 2021нче елга эш юнәлешләрен билгеләде. Төп басым балаларны милли аң белән тәрбияләүгә, шуннан чыгып, шәҗәрәләр булдыруга ясалды.

Әлеге онлайн конференциядә чит илләрдән, Россия төбәкләреннән 300дән артык хатын-кыз катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*