tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлат китапханәчеләре район картасын чиккән
Нурлат китапханәчеләре район картасын чиккән

Нурлат китапханәчеләре район картасын чиккән

Нурлат китапханәчеләре чиккән район картасы туган якны өйрәнү өчен үзенчәлекле экспонат булачак. Ул 1,2 метр биеклектә һәм 1,5 метр озынлыкта.

Авыл җирлекләре үзәк китапханәсе директоры Роза Липатова искәрткәнчә, мондый картаны Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсеның (ВДНХ) төп павильоны өчен Егоркино авылында туган, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы Екатерина Ефремова чиккән иде. Хәзер районның бөтен авыл җирлекләрен дә күрсәтеп, яңа карта чиккәннәр.

«Без районыбыз картасын тарихны, традицияләрне чагылдырып чигәргә булдык. Һәр авылда матур традицияләрне чагылдырган әйберләр буыннан-буынга тапшыра торган кеше яки гаилә яши», – дип сөйләде ул.

Карта чигәр алдыннан китапханә хезмәткәрләре этнографик тикшеренү үткәргән. Авылдагы барлык филиалларның китапханәчеләре үзләренең озын гомерле укучылары белән очрашкан, соңыннан «әби сандыклары»нда сакланган сөлге, туй сөлгесе, яулык, кызлар бирнәсе өчен мендәр тышлыгы, хәтта милли баш киеме һәм итек фотоларын да җибәргәннәр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*