tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зыятдин абый истәлегенә
Зыятдин абый истәлегенә

Зыятдин абый истәлегенә

Радиоспорт юнәлешендә зур уңышлар казанган, хәтта, Бөтендөнья күләмендә, шулай ук күп тапкыр СССР вакытында, Россия Федерациясе, Төмән өлкәсе һәм башка төбәкләрдә, районнар арасында уздырылган радиоспорт ярышларында безнең якташыбыз, зур хөрмәткә лаек булган Зыятдин абый Низамов һәрвакыт диярлек беренчеләрдән булган. Җир шарының бөтен булган почмакларыннан, ераклардагы утраулардан Зыятдин абый исеменә багышлап язылган Рәхмәт хатларының исәбе-хисабы юк. Якташыбыз күп тапкырлар чемпион исемен яклый алган. Аның күкрәгендәге медаль-орденнарның саны иксез-чиксез, берсе берсенең өстендә эленеп тора.

Шуны әйтер идем, бүген бигрәк тә патриотизм – ватанны сөю, туган илең белән горурлану дигән сүз бик актуаль. Чөнки тарих битләрендә күрәбез: каршыбызда нинди генә көчле дошман, илбасарлар килеп басмасын, безнең бердәм халык үзен саклый алган. Монда чын батырлык, көчле булу һәм үз дәүләтеңә мәхәббәт ачыклана.

Зыятдин абыйның вафат булуы, халкыбыз һәм якташларыбыз өчен зур югалту булды дияр идем. Аның урамнарда йөрешен, җитез атлап баруларын читтән генә карап торсаң да, ул гел кайда булса да ашыга, хәтта аны кемдер арттан этеп барган кебек, я булмаса каты җил көче белән алга ыргылган шикелле тоела иде. Ул һәрвакыт ашыкты, файдалы әһәмиятле чаралар булдыру, милләттәшләренә, якташларына, бигрәк тә балалар, яшүсмерләр өчен кирәкле булырга тырышты, аларның күңелендә халкың, милләтең, ватаның өчен сөю хисләре уяту теләкләре ташып торды. Абыйда булган көч һәм кодрәт һәммәбезне гаҗәпкә калдыра иде. Вакытлар узган саен без аны бик сагынырбыз.

Беренче тапкыр хөрмәтле якташыбыз – чемпион абый белән тирәнрәк 2005 елның 23 январь көнне Ялутор районы, Кулик авылында таныштык. Корбан бәйрәмендә дүртебез: Заһид Акбүләков, Зыятдин абый, Рәшит абый Сәләмов һәм мин бергә булдык. Озак та үтмәде, 2006 елда Зыятдин абыйның чираттагы «Дела Тюменской оборонной – глазами радиоспортсмена» дигән китабы басылып чыкты. Шул вакытлардан соң безнең дуслык бик ныгыды. Нинди генә җыелыш, очрашулар булмасын, абый шунда ук портфеленнән чыгарып ала да, тиз генә исем-фамилиясен куеп, хөрмәткә лаек булган милләттәшләребезгә диплом яки Рәхмәт хаты тапшырырга ашыга иде.

2009 елда Зыятдин абыйның тагын бер китабы дөнья күрде. 2009 елның 17 январенда ерак сазлар арасында урнашкан Тубыл районы, Лаемтамак авылына мәчет ачылу тантанасына без дүртебез – югарыда күрсәтелгән кешеләр изге сәфәргә юл тоттык. Мәчет ачылганнан соң, мәктәп бинасының спорт залында тантаналы чара уздырылды. Зыятдин абый бик әһәмиятле чыгыш ясап, авыл мәктәбенә үзенең бастырып чыгарган китапларын һәм мәчет төзелешендә актив катнашканнарга дипломнар тапшырды. Ошбу вакыйга өлкә газетасы – «Тюменская область сегодня»ның беренче битендә басылып чыкты. (Үземдә сакланып калган).

2011 елда абыйның тагын бер китабы укучысына барып иреште һәм монда ул Лаемтамак авылында очрашуда булганын, үзенең фикерләрен, күргәннәрен әйтеп киткән.

Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез бик яхшы хәтерлибез, 2008 елның 7 августында безнең якташыбыз, Төмән районы, Нариманова авылы егете 20 яшьлек Раушан Абдуллин Осетиядә каты сугышта һәлак булды. 2011 елның 18 маенда абый Россия Герое Раушан Абдуллин исеме белән Диплом булдырып, аны тәкъдим итү кичәсе оештырылды.

2012 елдагы абыйның «Встречи – знакомства» дигән тагын бер китабында бу кичә, «Яңарыш» газетасының 20 еллык тантанасы турында матур итеп язылган.

2012 елның июль аенда Төмән районы, Олы Акъяр авылы читендә, су буенда татар балалары өчен мөселманча әзерләнгән лагерь оештырылган иде. Ошбу актуаль идея бик күпләргә ошады һәм мондый чараларны якташларыбыз хупладылар. Әһәмиятле һәм дә бик зарури булган тәҗрибәләрне файдаланып, берничә ел дәвамында мондый җәйге ял итүләр кабатланып торды. Бигрәк тә 2013 елда Төмән шәһәренең Войновка районында урнашкан «Аванпост» хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге әзерлек һәм патриотик тәрбия төбәк үзәгендә үткәрелгән лагерьны хәзер дә күпләр сагынып искә алалар. Зыятдин абый бер вакытта да мондый чаралардан калмады, һәрвакыт безнең белән бергә булырга тырышты, яңгыратып чагышлар ясый иде һәм гел үзе белән дипломнар һәм Рәхмәт хатлары йөртте.

Тагын бер истәлек: 2012 елның 10 нче декабрендә «Аванпост» житәкчесе Александр Перов мине Заводоуковск шәһәренә чакырды. 1941 елда декабрь аеның башларында Себердә оештырылган дивизияләр Мәскәү башкалабызга якынлашкан дошман гаскәрен туктатып, аларны тар-мар итеп, 30 чакрым чамасы аларны артка кудылар. Ошбу тарихи вакыйганы кабатлар өчен мәктәп баларына маскхалатлар кидереп, чаңгылар белән, кулларга корал тотып дошманга таба һөжүм итү уены үткәрелде. Зыятдин абый миннән калмады, зур теләге белән бергә барып, ошбу чарада аның белән катнаштык. Бу бик әһәмиятле патриотик уен күпләрне хәйран калдырды. Катнашучы балаларның күңелендә батырлык һәм горурлык хисләре уянды. Бу истәлекле көн – вакыйга, абыйның чираттагы китабында («На волнах времени и жизни», 2014 ел) урын алган.

Герой – Раушан Абдуллинның әти-әнисе Төмән районы, Нариманова авылына үзләренең йортларында үткәрелгән Корбан бәйрәменә чакырдылар. Бергә Зыятдин абый һәм Әфган сугышы ветераны Рәүф Садыйков булдылар. Монда абый өй хуҗаларына үзенең «Встречи и знакомства» дигән китабын бүләк итте. Бу китапта Раушан Абдуллинның батырлыгы турында язылган.

Шундый истәлекләр күп булды: бокс буенча турнирда, Тубыл шәһәрендә яңа мәчет ачылу бәйрәмендә, Тубыл районы, сазлар арты, Күкрәнде -Ләчек авылларында Бөек Җиңү көненең 70 еллыгына багышланган җыелышта гел бергә булдык.

Төмән шәһәрендә үзебезнең дини оешмабыз тарафыннан 20 еллар дәвамында һәр елны «Принцесса» һәм «Алтын принц» тантаналар залларында үткәрелгән дини бәйрәмнәрдә Зыятдин абый белән Заһид абый бик теләп катнаша иделәр. Заһид абый үзенең эчтәлекле шигырләрен укыган булса, Зыятдин абый йөрәкләргә үтеп керерлек, ялкынлы чыгышлар ясый иде.

Зыятдин абыйның бөтен булган, бастырылган китаплары, Төмән шәһәре архивларында һәм Төмән өлкәсе фәнни китапханәсендә саклана. Кызыксынучылар, абыйның тормыш юлы белән танышырга теләүчеләр булса, файданалырга мөмкинлек бар.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*