tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ
«Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

1.1. Нигезләмә «Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр
бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм
үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты,
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров
иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә.

2. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
2.1. Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г.
Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр
сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.
2.2. Бәйгенең бурычлары:
– яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
– иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
– җыр осталыгын камилләштерүдә һәм иҗади үсеш өчен укучыларга
шартлар тудыру;
– җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен
үстерү.

3. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ
3.1. Бәйгене оештыручылар:
– Бөтендөнья татар конгрессы;
– «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге Илдар Өнип улы
Гамиров һәм Ильвар Альберт улы Мөхлисуллин;
– Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты;
– Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак
калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы;
– “Оста” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
– “Җыен” Фонды;
– МБӨББУ «И.Г. Шакиров исемендәге СБСМ»;
3.2. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» ачык иҗтимагый
оешмасы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты,
Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы,
“Җыен” Фонды, МБӨББУ «И. Г. Шакиров исемендәге СБСМ»
вәкилләреннән торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру
комитеты).
3.3. Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый.
Жюрига мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Региональ «Ак калфак» татар хатынкызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

4. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
4.1. Бәйге “Ялгыз вокал” номинациясендә үткәрелә. Катнашучы татар
телендә 2 җыр башкара:
– Татар халык җыры (И.Шакиров репертуарыннан);
– Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр (И. Шакиров
репертуарыннан; композиторлар Р. Хасанов, Р. Яхин, шагыйрьләр
Р. Вәлиев һ.б.);
4.2. Бәйге эшләренә таләпләр:
– катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек,
артистлык, башкару үзенчәлеге);
– музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган
җырга туры килү.
4.3.Бәйгедә катнашу бушлай.
4.4.Катнашучыларның рөхсәт ителгән яше: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.
4.5.Бәйге номинацияләрендә яшь төркемнәре һәм категорияләре:
– 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
– 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
– 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
– 17 яшьтән 21 яшькә кадәр;
4.6. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2024 елның 10 гыйнварына
кадәр [email protected] электрон почта адресы буенча кабул
ителә.
4.7. Бәйгедә катнашу өчен җибәреләсе хат-гариза эчтәлеге:
– гариза (кушымта №1)
– катнашучы башкаруындагы Бәйге таләпләренә туры килгән 2 җыр
видеоязмасы (h264, mp4, mpeg2, mov видео форматта);
– катнашучының фотосурәте (портрет, JPEG форматында);
4.8. Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.
– 1нче этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзалары катнашында, онлайн режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) үткәрелә.
2 нче этапка узучылар исемлеге Бәйгенең Оештыру комитетының
социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә урнаштырылачак.
– 2 нче этап – (Финал) Сарман муниципаль районы җирлегендә 2024нче
елның 16 февралендә оештырыла. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны
Бәйгенең Оештыру комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми
битләрендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында
www.tatar-congress.org күрсәтеләчәк.
4.9. Бәйге һәр ел барлык катнашырга теләүчеләр өчен үткәрелә.
4.10. Катнашучы тарафыннан Бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән
очракта, Оештыру комитеты алга таба аны Бәйгедә катнаштырмаска
мөмкин.
4.11. Бәйге буенча туган сорауларны [email protected] электрон
почта адресына юлларга мөмкин.
4.12. Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә
һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять
бирелми.

5. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ
5.1.Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III
урыннар билгеләнә.
5.2.Гран-при, I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле
бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*