tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты
Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты

Нурлы, уңган, рухлы Төмән татар кызлары очрашты

Төмәндә «Нур» хатын-кызлар оешмасы эшли башлады.

«Тимерьюлчы» мәдәният сараенда беренче утырышлары 29 январьда үткән. Мин икенче утырышта катнаштым. Чынлап әйтәм, күптән көткән идем шәһәребездә төрле буын хатын-кызлар җыела алырлык оешма, клуб ачылуны. Аларның нәкъ менә милләтебез өчен кайгыртып, янып торулары ошады.

Бу очрашуга да кунак итеп калфак ясау остасы Райфә апа Хучиәхмәтованы чакырганнар. Ул шулкадәр уңышлы мастер-класс үткәрде. Хәзер ике дистәдән артык хатын-кыз татар калфагын ясый, бизәкли белә. Үзләре калфаклы булып кайтып киттеләр. Ә киләсе очрашуда килә алмаучыларга өйрәтергә сөйләштеләр. Һәркайсы актив, тырыш, күпне беләләр.

Теләкләре турында тулырак итеп оештыручы, әйдәп баручы Венера Калиевадан сорадым. Хәзер аны сөйләтеп китик әле:

Монда килеп җыелышып, тегенсәк, җырлап алсак, дога кылырга өйрәнсәк, беребезгә дә артык булмас. Беребез килә. Дусларын алып килә. Шулай клубка йөрүчеләрнең саны арта.
Элек гел татарча сөйләшә идек. Хәзер бит татар теле әллә кайда – югала. Балаларыбыз татарча белми. Кем гаепле? Без гаепле. Шуңа да балаларыбызга татар телен өйрәтергә кирәк. Шушында килеп бер генә сүз өйрәнсәк тә, күпме файда була. Өйгә кайтып, «Әйдәгез, чәй эчәргә», – дисәк тә яхшы.

Башта бу оешманы «Бер күрешү» дип атадым. Минем максатым – татар биюләрен, гореф-гадәтләрен, телен, тарихны өйрәнү. Монда татар телендә сөйләшеп, ике атнага бер күрешергә уйлыйбыз.

Эшебезне башладык. Бергәләшеп уйлаштык һәм оешмабызны «Нур» дип атарга булдык. Аның һәр хәрефенең мәгънәсе бар: Нурлы, Уңган, Рухлы Төмән татар кызлары.

Венера Әнәс кызы татар хатын-кызлары белән милләтебезне саклау, гореф-гадәтләребезне югалтмау юнәлешендә шундый оешма ачу хыялын күптән йөртүен белдерде. Исемлегендә дүрт дистәдән артык хатын-кыз булуын билгеләп китте. Аңа Алсу ханым Хәлидова кушылып, беренче калфак эшләүнең сере дә шунда, диде. «Без аерылып торырга тиеш. Калфак – визит карточкабыз булачак. Тагын да милли киемнән нидер тегеп, чигәчәкбез. Кая гына барсак та, һәрвакыт алар безне аерып торачак. Шәһәр көненә чыгабызмы, берәр концертка киләбезме, ә менә «Дуслык күпере» фестивалендә аерым ишегалды да әзерләрбез әле. Бергә без – көч! Тиздән Рамазан ае җитә. Анда бергәләшеп ифтарга җыелырбыз, мохтаҗ гаиләләргә булышырбыз. Бу яхшы ниятне Корбан бәйрәме вакытында да дәвам итәрбез».

Әле үзләре генә түгел, балаларына да догалар да, татар телен дә өйрәтергә омтылачаклар. «Кайчандыр онытылганнар бер торгызылырга тиеш бит», – диделәр алар. «Рәхәтләндереп җырлап җибәрсәк, мөнәҗәтләр башкарсак бик күңелле булачак».

Ә инде үз янына сыендырган, очрашуга бүлмәсен биргән, ярдәм кулын сузган өчен «Юлдаш» оешмасы җитәкчесе Фәрид Кормановка да рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бик кирәкле, күптән көтелгән оешма бу! Озын гомерле генә булсын иде. Күз тимәсен, дус-тату алга барсыннар, ныклы нәтиҗәләр күрсәтсеннәр.

Соңгы вакытта юлымда шундый актив, милләт җанлы шәхесләр очравына куанып бетәрлек түгел.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*