tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре
Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

Лаемтамакта татар мәдәнияте көннәре

Тубыл районының Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы узды. Авыл халкы килгән кунакларны якты йөз белән каршы алды. матур, моңлы җырларын яңгыратып, халык күңелен күтәреп авылыбыз клубы залын шау-гөр китерделәр. Алар белән берьюлы Лаемтамак клубыннан ”Дуслык” ансамбле җырчысы Шаһинур Маметгалиева, “Йолдыз” балалар вокал ансамбле солисты Алисә Кадыйрова, “Ләйсән” бию ансамбле биючесе Фәрзәнә Барсукованың оста чыгышларын тамашачылар яратып карадылар.

Һәр чыгыш авыл халкының күңелләрен күтәреп, аларны рухландырып бәйрәм концертына ямь өстәде. Лаемтамак авылында татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы авыл халкы өчен матур бәйрәм булып узды. Тубыл район мәдәният үзәге каршында 32 клуб эшли. Татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау тантанасында катнашкан район башлыгы Леонид Митрюшкин, өлкә Дума депутаты Регина Юхневич, район мәдәният үзәге җитәкчесе Сергей Мокроусов район мәдәният үзәгенең клуб хезмәткәрләренә Мактау хатлары, Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырдылар.

Декоратив һәм гамәли сәнгать осталары да читтә булмадылар. Кул осталарының күргәзмәсендә курчакларның авторы Равилә апа Назыйрованың, җептән бәйләүче кул остасы Тәнзилә апа Тимергалиеваның, Шаһинур апа Маметгалиеваның кул эшләре киң урын алды, тамашачыларны кызыксындырды. Мәктәпнең татар теле укытучысы Роза апа Ишкулова җитәкчелегендә укучылар белән эшләнгән кул эшләренең, милли темаларга панноларның матурлыгына сокланып карадылар. Күргәзмә Лаемтамак авылы халкы, укучылары чын-чынлап иҗат кешеләре булганын дәлилләде.

Татар мәдәнияте көннәренең ябылу тантанасы бәйрәмчә матур  узды. Монда һәркем күңеленә якын, таныш булган татар җырлар тыңладылар, балалар өчен саф һавада төрле уеннар оештырылды. Бу көн авылда узган ярминкә чарага килгән һәр кунакның игъ тибарын үзенә җәлеп итте, якташларыбызның уңганлыгын күрсәтте. Милли ашлар пешерү осталары Әнисә Назыйрова, Рәүфә Урамаева, Тәнзилә Тимергалиева, Камәрия Маметгалиева, Лариса Маметгалиева һәм барлык авыл халкы мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаеклылар. Бу чараны оештыруда, лаеклы рәвештә кунакларны каршы алуда ярдәм иткән тырыш, уңган авылдашларына, авыл башлыгы Марат абый Биктимировка, мәктәп директоры Зөлфия апа Юмадеевага клуб мөдире Вилдан Маметгалиев рәхмәтләрен юллады.

Авылыбызда узган чараны оештыруда һәркем ярдәм итәргә тырышты. Без Ринат Урамаевка, тәмле милли ризыклары белән кунакларны сыйлаган мәктәп ашханәсенең пешекчеләренә рәхмәт сүзләребезне белдерәбез. Авыл клубы татар мәдәнияте көннәрен ел саен оешкан төстә, матур үткәрергә тырыша. Быел да сынатмадык. Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгеннән килгән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә рәхмәтлебез. Ансамбльдә безне укыткан хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз Заһидә апа Бекенина, Сөнгатулла абый Бекенин да җырлыйлар. Алар Лаемтамак авылы мәктәбендә 40 елдан артык хезмәт иттеләр.

Заһидә апа мәктәп директоры булып эшләгән чорында яңа мәктәп бинасын төзеткән кеше. Себер татар авылында күп еллар эшләп, бу юнәлештә тирән, якты эз калдырган кешеләр-алар! Бу чор укытучылар эшләгән дәвердә дә татар җыр-моңнан авылыбыз халкы аерылмадылар. Сез коллегаларыгызга, укучыларга үрнәк булдыгыз. Тыныч холыклы ветеран укытучыларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленә иҗады озын гомер телибез. Ансамбль яшәсен, һәрберсе сау-сәламәт булсыннар. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында узган мәдәни чарларыбызда кабат очрашырга язсын.

Шаһинур Маметгалиева.

Лаемтамак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*