Бүген, 26 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән Семферополь шәһәрендә очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Ике тугандаш халыкны тарихи үткән генә түгел, киләчәктә гамәлгә ашачак эшләр берләштерә.
Очрашуда ике оешманың үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүнең проекты да каралды. Әлеге документ Кырым татарлары делегациясенең апрель аенда Казанга визиты вакытында имзаланачак.
Әлеге мөһим чарада шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасарлары Али Хамзин һәм Заур Смирнов та катнашты.
Бүгенге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конгрессның проектлары турында сөйләде, эшчәнлеге белән якыннан таныштырды. Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров уртак эшләрне алып барырга әзерлекләрен белдерде һәм Татарстанның Кырым татарларына яхшы мөнәсәбәте өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм Татар конгрессына рәхмәтен җиткерде.