tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашулар араны якынайта
Очрашулар араны якынайта

Очрашулар араны якынайта

“Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренең күркәм гадәте бар – республика һәм Әгерҗе районында яшәүче укучыларыбыз белән очрашулар оештыру. Күзгә-күз карашып сөйләшү, халык фикеренә колак салу, аларны борчыган сорауларга җавап бирү, үз тәкъдимнәребезне җиткерү – мондый җанлы аралашуларны нәрсә генә алыштыра ала икән? Үземне: “Мондый очрашуларда күптән катнашкан юк икән”, — дигән фикер күптән борчый иде инде. Баш мөхәррир Рәмзия Габбасова: “Әгерҗе районының Тугызбуй төбәгенә чыгабыз, минем белән кемнәр бара?” – дигәч, хезмәттәшем Гүзәл Шакирова белән икеләнмичә: “Без!” – дидек. Башкача булуы мөмкин дә түгел, өчебез дә Тугызбуй төбәгеннән. Авылдашлар, үзеңне укыткан укытучылар белән очрашуны күз алдына китереп, ерак юлга кузгалдык.

Юкка чыкмасын иде авыллар…

Беренче тукталыш – Иске Эсләк авылы иде. Кайчандыр гөрләп торган авылда бүген 200гә якын кеше яши. Газетабызны яздырып алучылар саны – 17. “Яшьләр аз, күпчелек өлкән буын һәм урта яшьтәгеләр”, — диде безне авыл советында каршы алган Гөлшат апа Идрисова. Хәер, яшьләргә авылда калырга мөмкинлек тә юк. Эш, тормыш көтәрдәй хезмәт хакы булсын иде дә ул. Кем ничек булдыра ала, шулай көн күрә бүген. Авылларны үз карамагына алган яңа инвестор зур вәгъдәләр бирсә дә, әлегә хәтта фермалар да бушап калган. Халыкның өмете акланырмы, авылларга яңа сулыш өрелерме икән? Иске Эсләктә генә түгел, мондый хәл Әгерҗе районының бөтен авылларында да күзәтелә бит бүген.
Газетаны яздыруга зур өлеш керткән почта хезмәткәрләренә рәхмәтебезне һәм истәлекле бүләкләребезне калдырып, юлыбызны дәвам иттек.

Мәктәбем – белем учагым

Максатыбыз — Девятерня авылындагы Л.Айтуганов исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу. Мәктәп ишегалдына кергәндә үк күңелне рәхәт бер дулкынлану хисе биләп алды. 5нче сыйныфтан башлап урта белемне Девятерня авылында алдым бит. Белем биргән укытучыларым белән очрашу – үзе бәхет. Укытучыларым белән күрешү, укучылар белән аралаша алу мөмкинлеген бәхеткә тиңләвем юкка түгел. Берничә ел элек, балалар саны аз булганлыктан, мәктәпкә ябылу куркынычы янаган иде. Аллаһка шөкер, мәктәп сакланды. Бүгенге көндә 39 укучы белем ала. 10-11нче сыйныф укучылары күрше Кадыбаш авылына йөреп укыйлар.
Безне бик җылы каршы алдылар. Мәктәп директоры Айнур абый Габбасов мәктәп, авыл тормышы турында сөйләп алды. Девятерняда шулай ук ике йөзгә якын кеше яши. Әгерҗе районы буенча саннарга күз салсак, газетабызны монда иң күбе яздырып алалар – барлыгы 34 кеше. Мәктәп укучылары “Яңарыш” белән яхшы таныш икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинур Даутова ярдәмендә балалар газетабыз турында викторина сораулары әзерләгәннәр иде. Сорауларга укучылар төгәл һәм җитез җавап бирделәр. Безнең дә милли басма эшчәнлеге, журналист һөнәре турында сөйләгәннәребезне игътибар белән тыңладылар. Үзләренең сорауларын бирделәр. “Девятерня авылы мәктәбендә элек-электән иҗат сөюче балалар укый. Быел апрель аенда “Көмеш каләм” бәйгесенең биредә уздырылуы да шуны исбатлый. Девятерня мәктәбендә журналистлар Нурсөя Шәйдуллина, Ләйсирә Фазлыева, Рәфилә Рәсүлева белем алган. Үз тормышларын журналистика һөнәре белән бәйләгән, Альбина Шәйхетдинова, Рамилә Моратова, Ләйлә Шакирова, Эльвира Хуҗина “Яңарыш” битләрендә үз каләмнәрен чарлап үстеләр. Алар да кайчандыр сезнең кебек укучылар иделәр. Ә бүген сезнең каршыда чыгыш ясыйлар. Иҗатка тартылып үскән бала бу тормышта югалмас, туган телен дә онытмас. Без сезнең язмаларны көтеп калабыз”, — диде Рәмзия Габбасова үз чыгышында. Әлфирә Фәтхетдинова җитәкчелегендә “Беренче адымнар” түгәрәгендә иҗатка беренче адымнарын ясавын искә алып, укытучыларга рәхмәтен белдерде.
Чыннан да, Девятерня мәктәбе укучыларыннан язмалар еш килә. Без аларны алган саен һәрвакыт: “Үзебезнекеләр”, – дип горурланып куябыз. Кайчандыр миңа да белем биргән татар теле укытучылары Әлфинур апа Даутова, Гөлия апа Шәрипованың, безнең белән гел элемтәдә торган Алия апа Арсланованың зур тырышлыгы бу. Иҗатка мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен мин дә аларга бик тирән рәхмәтләремне белдерәм. Туган мәктәбем укучылары белән редакция-без арасындагы элемтә сүрелмәсен, киресенчә, тагы да ныгысын иде.

Кадыбашта кунакта

Чираттагы очрашу Кадыбаш авылында узды. Безне мәктәп директоры Фәния Рәшитова, татар теле укытучысы, директор урынбасары Эльмира Рәсүлева, актив хәбәрчебез Фаягөл Әхмәтшина каршы алдылар. Биредә 63 укучы белем ала, балалар бакчасында 15 бала тәрбияләнә. Девятерня мәктәбе белән чагыштырганда балалар шактый күп булса да, Кадыбаш мәктәбе укучыларыннан редакциягә хатлар сирәгрәк килә. Биредә газетага язылучыларның саны да аз — бары тик 11 кеше генә. Болар барысы да борчылу хисләре тудырса да, балаларның янып торган күзләрен, кызыксынуларын күреп шатландык. Журналист һөнәренең авыр гына түгел, кызыклы да булуы турында да сөйләдек. Газетабызның эчтәлеге, балалар иҗаты тупланган “Алтын йомгак” журналы белән дә таныштырдык. Шунысы сөендерде: укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Балалар алдында Фаягөл Әхмәтшина да чыгыш ясады. Аның: “Шул кадәр яхшы чыга “Яңарыш” газетасы. Мин аның һәр санын бер сүзен дә калдырмыйча укып чыгам. Редакция коллективына да бик рәхмәтле. Алар үз укучыларын, үз хәбәрчеләрен бик якын итәләр”, — дигән сүзләре күңелгә сары май булып ятты. Очрашу тәмамлангач, Фәния ханымның: «Ешрак килегез. Күңел күтәрелеп китте. Газетага да язылырбыз», — дип әйтүе мондый сәяхәтләрнең кирәклегенә ишарә булды. Кадыбаш мәктәбе укучылары белән саубуллашып, Исәнбай авылына юл тоттык.

Сәлам, “Яңарыш”!

Мәктәп ишегалдына керүгә, укучылар безне тәрәзәдән әнә шулай сәламләп каршы алдылар. Тугызбуй буенча Исәнбай авылы мәктәбендә укучылар саны иң күбе – 72 укучы. Балалар бакчасында да 27 бала тәрбияләнә икән. Ә менә “Яңарыш”ны яздыручылар саны иң азы – бары тик 8 кеше генә. Очрашу барышында укучыларның күбесе “Яңарыш” газетасын беренче тапкыр гына күрүләрен яшермәделәр. “Кемнәр иҗат итәргә ярата?” – дигән сорауга да бары бер укучы гына кул күтәрде. Шушы мәктәптә белем алган Гүзәл Шакирова үзен иҗатка тарт­кан укытучыларына рәхмәтен белдереп, балаларга кызыклы сорауларын да бирде. Исәнбайда яшәүче актив хәбәрчебез, Удмуртия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Әлфирә Низамова үз чыгышында укучылар өчен әдәби түгәрәк оештырырга тәкъдим итте. Үзе бу эштә укытучыларга ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Күпчелек укучылар: “Әлеге түгәрәккә йөрер идек”, — дип, Әлфирә апанының тәкъдимен куатләп алдылар.
Безнең мондый очрашуларыбызның максаты — талантлы яшь каләм ияләрен эзләп табу, аларга әдәби осталыкларын үстерүдә ярдәм күрсәтү. Чөнки иҗат итәргә яратучы балалар, яшьләр саны елдан-ел кими. Күпләр моны бердәм дәүләт имтиханнары белән бәйли. Тормышыбызга Интернетның килеп керүе, балаларның, яшьләрнең буш вакытларын социаль челтәрләр артында уздырулары да йогынты ясамый калмыйдыр. Мәктәпләрдәге очрашулар вакытында да күп кенә укучыларның күз карашларында битарафлык күрергә мөмкин иде. Укучылар иҗатка тартылсын дисәк, бөтен эшне укытучылар җилкәсенә генә калдыру да дөрес түгел. Барысы да гаиләдән, анда алган тәрбиядән башлана. Без, ата-аналар, балаларга чираттагы кесә телефонын, кирәкмәгән уенчыкларны алып бирергә риза. Ә кулларына гади китап тоттырабызмы, газета-журналларга язылабызмы? Иҗатка мәхәббәт әнә шул китап укудан, социаль челтәрләр аша түгел, ә җанлы аралашудан башлана. Мәктәпләрдәге әдәби түгәрәкләр эшләре җанланса, балаларның күңеленә шәфкатьлелек, миһербанлык, кешелеклелек орлык­лары күбрәк салыныр, иҗатка кызыксыну уяныр иде.

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*