tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Приморье крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Приморье крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Приморье крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары белән очрашты

Бүген Приморье краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Приморье крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Константин Шестаков белән очрашты.

Очрашу барышында Милли Шура рәисе край җитәкчесен Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды, Россиянең федераль округларында татар активы белән үткәрелә торган традицион очрашулар турында сөйләде. Шулай ук Васил Шәйхразыев Владивостокта «Казан» мәчете төзелеше мәсьәләсенә дә кагылып үтте, ул Константин Шестаковка мәчет проектын һәм төзелеш буенча кирәкле документларны тапшырды.

Константин Шестаков төзелешкә кагылышлы тиешле мөрәҗәгать РФ Саклану министрлыгына җибәрелгән булуын һәм якын арада каралачагын әйтеп узды. Очрашуда шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү буенча оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Васил Шәйхрәзиев край җитәкчелегенә 2012 елда Владивостокта узган гаҗәеп Федераль сабантуй өчен рәхмәтләрен белдерде һәм форсаттан файдаланып, быел Мәскәүдә узачак федераль Сабантуйга чакырды.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкортлар иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Кильмөхәммәтов, Сахалин өлкәсе татар милли – мәдәни автономиясе советы рәисе Эльмир Вәлитов, Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Фәрит Фарисов катнашты.

Очрашу Приморье крае Хөкүмәте бинасында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*