tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оешманың данлы еллары
Оешманың данлы еллары

Оешманың данлы еллары

35 ел элек Куйбышевта оешкан татар җәмгыятенең беренче утырышы алдыннан булган оештыру гамәлләре турында тарихчы һәм журналист Шамил Галимов язып чыккан иде. Хәзер сезнең игътибарыгызга “Туган тел” җәмгыяте аксакалы Азат ага Надировның хатирәләрен тәкъдим итәбез. Ул алдагы теманың дәвамы булып бара.

Учредительләр конференциясе

1989 елның 27 маенда рухи күтәренкелек мохитендә үткән учредительләр конференциясендә “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте гамәлгә керә. Оешманың беренче рәисе итеп – Рәшит Абдуллов, ә Советка Шамил Әхмәров, Азат Надиров, Әхмәт Нәфыйгин, Гөлсинә Нуруллина, Асия Ногманова, Мансур Ямалетдинов һәм башкалар сайланды. Конференциядә өлкә җитәкчелеге һәм ТОЦ вәкиле – фольклорчы Рәшит Ягъфәров катнаштылар.

Өлкә Сабан туе

1989 елның 24 июнендә, минем тәкъдимем буенча, Самар ипподромында меңләгән кеше катнашында өлкә Сабан туе үткәрелде. Шул вакыттан бирле татар тормышында Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә, Боз озату, Балалар фестивале, Яңа ел бәйрәмнәре лаеклы урын алдылар. Анда Самарның “Ялкынлы яшьлек”, “Идел” “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” ансамбльләре, өлкә районнарыннан үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясыйлар. Бу аларны үсешкә этәрә, милли сәнгатебезне үстерүгә юл яра. Соңгы елларда балалар фестивале “Мирас” исеме астында үткәрелеп килә. Бу чаралар, журналист һәм тарихчы Шамил Галимов сүзләренчә, тормыш сөючән һәм җаваплы халкыбызның массакүләм иҗаты, актив кешеләрнең инициативасы. Берәүләре, шәхси тормышын читкә куеп, халык өчен хезмәт итә, икенчеләре хәйрия ярдәме күрсәтә, өченчеләре оештыру эшләре белән мәшгуль. Шулай, Хәбил һәм Илшат Бикташевлар, Наил һәм Хәйдәр Гәрәевлар, Рәфыйк Әбдиев, Марат Гыйбадуллин, Ринат Шәрифуллин, Рәфыйк Шәфигуллин, Салих Вәлиәхмәтов, Әсфәндияр Вәлитов, Фәһимә Рәҗәпова Сабан туйларында спорт ярышларын бик оста итеп оештыралар; Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар, балалар мәйданчыгында көнозын мәш килеп, конкурслар һәм ярышлар оештырдылар, кичен Фәрхәт җитәкчелегендә яшьләр өчен дискотека булды.

Авиазаводка рәхмәт

Совет заманында мин, Авиазавод җитәкчелеге белән очрашып, “Родина” Мәдәният сараенда татар җыры түгәрәге оештырырга рөхсәт алдым. Аның җитәкчесе итеп музыка белгече Әлфия Гыйниятуллина билгеләнде, Румия Валькаева “Сабый” түгәрәген алып барды. Түгәрәк җитәкчеләренә Авиазавод җитәкчелеге акча да түләп торды. Моның өчен заводның икътисад бүлеге җитәкчесе Асия Хәбибуллинага рәхмәтлебез. Оешма җыелышларын да шунда үткәрә идек. “Туган тел” оешмасы эшчәнлегенә мөмкинлекләр тудырган өчен завод җитәкчелегенә Рәхмәт хаты да язган идем. Тора-бара Мәдәният йортларын арендага алган өчен акча сорый башладылар. Башта безнең оешмага “Заря” Мәдәният йорты канаты астына күчәргә туры килде. Хәзер инде күп еллар буе элеккеге “Родина” клубы нигезендә барлыкка килгән Халыклар дуслыгы йортында яшибез. Бу да – без башлаган эшнең дәвамы, чөнки безнең үрнәктә башка милли-мәдәни оешмалар барлыкка килде, бергәләшеп хөкүмәт белән конструктив хезмәттәшлек итү нәтиҗәсенә ирештек. Ул вакытта “Родина” клубы директоры булып эшләгән Е. А. Никулинага да, хәзерге җитәкчеләренә дә чиксез рәхмәтләребез.

СССР таралу фаҗигасе, Ак йорт баррикадалары, халыкны тәмам бөлгенлеккә төшергән реформалар, халыкка кирәк булмаган чечен сугышы чорында “Туган тел”нең милләтебезне саклап калырга тырышуы халык күңелендә өмет уята иде.

Тарих дәресләре

“Туган тел” оешкач, оешма активистлары өчен су юлы буйлап Болгарга сәяхәт оештырылды. Шуннан соң пароходта сәяхәт итүләребез даими була башлады. Аларны “Болгар мирасы” тарихимәдәни фонды рәисе, Ширяевоның Поп тавы башында болгар бабаларыбыз истәлегенә “Ак барс” сынын куйган Гомәр Мулланур улы Батршин тормышка ашыра. Соңгы елларда аңа “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров та кушылды, һәм ел саен “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм ата-аналар өчен безнең өчен изге булып саналган урында тарихи дәресләр, күңел ачу чаралары оештырыла.

Шулай ук борынгы бабаларыбыз яшәгән Муром шәһәрчегенә дә экскурсияләр була. Анда әледәнәле археологик казыну эшләре алып барган урыннарда чүлмәк кыйпылчыклары табыла, балалар өчен бу борынгы тарихыбыз белән очрашуга тиң зур вакыйга булып исләрендә кала.

Гомәр Батршин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов –Идел буенда болгар цивилизациясе, татар авыллары һәм мәчетләре турында язылган күпсанлы китапларның спонсорлары да бит әле. Күпчелек китапларның авторлары– туган як тарихын өйрәнүче Шамил Галимов, Фәрид Шириязданов, мәрхүм Идеал Галәветдинов һәм башкалар.

Мансур Ямалетдинов инициативасы буенча, Болгар татарлары Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1000 еллыгына багышлап, фәнни-практик конференция уздырылган иде. Тарихчыбыз Шамил Галимов та Идел буе татарлары тарихына багышлаган конференцияләрне даими рәвештә уздырып тора.

«Бердәмлек»

1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” өлкә татар газетасының беренче саны басылып чыкты. Ул “Туган тел” оешмасы һәм Өлкә башкарма комитеты тырышлыгы белән дөнья күрде. Аның беренче редакторы итеп журналист Рәфгать Әһлиуллин сайланды. Газета бүген дә өлкә татарлары арасында популярлыгын югалтмаган, атна саен шимбә көнне чыгып тора. 2019 ел башында татар җәмәгатьчелеге аның 1500 саны чыгу уңаеннан укучылар конференциясе оештырган иде. Анда газетаның авыр хәле тикшерелде, хөкүмәт органнарына субсидияләрне арттыру буенча мөрәҗәгать хаты язып җибәрелде.

Камышлы районы кайтарылды

Рәшит Абдуллов һәм Шамил Баһаутдинов «Туган тел» оешмасы бүлекләрен Тольяттида, Похвистневода һәм Сызранда ачарга булыштылар. Соңрак, шулай ук безнең оешма ярдәмендә, башка милли оешмалар да гамәлгә керде, барыбыз да бер юнәлештә эшләдек – татар милли бәйрәмнәре оештырдык, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен мәчетләр белән хезмәттәшлек иттек.

1991 елда, өлкә татарлары үтенече буенча, Камышлы районы яңадан торгызылды. Бу эш буенча “Туган тел” оешмасы да күп тырышлык күрсәтте. 1991 елның 4 мартында районны кайтару Указы чыгу шатлыгыннан инициатив төркем әгъзаларыннан менә шундый эчтәлекле телеграмма килеп төшә:

“Самар шәһәре, «Туган тел» татар мәдәни мәркәзе рәисе Рәшит Фатыйх улы АБДУЛЛОВКА!

Хөрмәтле Рәшит әфәнде! Сезгә һәм сезнең белән бергә «Туган тел» татар мәдәни мәркәзенә, «Бердәмлек» өлкә татар газетасы редакциясенең бөтен әгъзаларына һәм хезмәткәрләренә яңадан торгызылган Камышлы районы сайлаучылары исеменнән районыбызны кайтаруда күрсәткән ярдәмегез өчен йөрәгебез түреннән чыккан зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә эшләрегездә зур иҗади уңышлар телибез!”

Җәмигъ мәчете

Вазыйх Кадыйров инициативасы буенча, Самарда Җәмигъ мәчете төзү буенча зур эш башлана. Рәшит Абдуллов һәм Шамил Баһаутдинов, мәчет төзелешенә каршы булучылар белән мөселманнар арасында гауга купкач, митингларны зурга җибәрмичә, туктата алдылар. Шулай итеп, безгә Стара-Загора урамындагы гаражлар урыны бирелде, һәм Вазыйх Мөхәммәтшинның “Прогресс” төзү компаниясе, өлкә хөкүмәте һәм бөтен татар халкы сәдакалары һәм физик көче белән мәчет төзелеп бетте һәм 1998 елда сафка басты.

Туган телебез һәм милләтебез сагында Россиянең федератив төзелешен, төрле милләт халыкларының таянычы булган республикаларны, шул исәптән Татарстанны да, саклап калу ул вакытта да, хәзер дә һәр аңлы гражданинның изге бурычы. “Туган тел” оешкан заманда милләтчеләр күп иде. Телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калу өчен безгә көрәшкә күтәрелергә туры килде. Мәсәлән, Рәшит Абдуллов Югары Совет депутаты Ю. А. Юдинга каршы чыкты. Депутат аны, Татарстанда референдум уздырылган көннәрдә суверенитетка каршы булуын белдереп, телевидениедән чыгыш ясарга мәҗбүр итмәкче иде. Ләкин милләттәшебез катгый рәвештә каршылык күрсәтте. Депутат йодрык күтәреп өстенә килде, сүгенде, казакларның винтовкаларын алып, татарларны атып үтерәм, дип акырды…

Без, бу хәлдән соң Ельцинга протест хаты язып, кайбер депутатларның милләтара ызгыш тудырырга маташуы турында белдердек. Татарстанның төрле милләт халыклары, үзара ихтирам саклап, үзләренә якын булган уртак фикергә килә алачакларына ышаныч белдердек. Республика халкы күпчелек тавыш белән суверенитет өчен тавыш бирде һәм Россиядә, беренчеләрдән булып, икътисад ягыннан көчле республикаларның берсенә әверелде.

Православ дин нигезләре

Үткән гасырның туксанынчы елларында мәктәпләрдә О. Харитонова һәм А. Бородина авторлыгында басылып чыккан “Православ дин нигезләре” китабы буенча балаларга дин дәресләре укыта башладылар. Бу уңайдан без, “Туган тел” җәмгыяте активистлары, хөкүмәткә, мәгариф һәм фән министрлыгына, ризасызлык белдереп, хатлар юллый башладык. Бу –Конституцияне бозу гамәле, балалар дин турында фәнни яктан тикшерелгән мәгълүмат кына алырга тиешләр, Грабовой ише мошенниклар аларны туры юлдан яздыра алмасын. Дәреслекләрдә болай да дин турында мәгълүмат бар, традицион диннәрнең тәрбия-әхлак темалары, тарихы һәм мәдәнияте турында гына өстәргә кирәк, дигән фикеребезне белдердек.

Рус һәм татар теле – ике канатыбыз

Рус баласына ана телен мәҗбүри рәвештә укып өйрәнү бәхете бирелгән. Бу бик әйбәт, дип исәплибез. Ә менә руслар белән бергә бер илдә яшәүче рус булмаган милләт балаларына “бик тә демократик” юл, үз телен теләсә – укый, теләсә – укымау хокукы бирелгән. Бу – рус булмаган телләрне бетерүгә китерә торган юл. Без татарлар күмәкләшеп яшәгән авылларда һәм шәһәр бистәләрендә туган телләрне мәҗбүри рәвештә укыту өчен шартлар тудырырга кирәк, дигән фикерне алга сөрдек. Мәктәпләрдә милли-региональ компонент юкка чыгып бара, үзәкләштерелгән мәктәпләргә күчерелгән мәктәпләрдә ана теле укытучылары да булырга, ана теле дәресләре укытылырга тиеш. Ә авылдан үзәкләштерелгән мәктәпләргә балаларны автобусларга утыртып җибәрү юл һәлакәте куркынычы белән яный, дип язылган хатларыбыз астына чуаш, мордва, башкорт милли оеш  малары җитәкчеләре кул куйды. Мәктәп юк икән– авыл да юк, дигән сүз ул. Авыллар – тел, моң, халык җыры һәм гореф-гадәтләре саклагычы бит. Нәтиҗәсен бүген күрәбез инде –мәктәбе булмаган авылларны алабута белән кычыткан басып китте, ә шәһәрләрдә үскән балалар татарча бер кәлимә сүз белмиләр.

“Яктылык” яктылыкка илтә

“Туган тел” җәмгыятенең иң күренекле казанышы – Самар шәһәрендә “Яктылык” татар мәктәбен ачу. Бу – татар җәмәгатьчелегенең өлкә хөкүмәте органнары белән конструктив хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Ишелер дәрәҗәгә җиткән балалар бакчасы бинасын мәктәп итеп үзгәртеп кору, соңрак аңа янкорма төзеп кую да “Туган тел “ җәмгыятенең оештыру сәләте һәм тырышлыгы белән эшләнгән бик зур эш булды.

“Туган тел” оешмасының беренче утырышларының берсенә ут кебек килеп кергән урта яшьләрдәге укытучы хатын үзенең татар мәктәбе ачу идеясе белән уртаклашкач, барыбыз да аны күтәреп алдык. Бу Пермь өлкәсеннән Куйбышевка килеп, эшче яшьләрнең кичке мәктәп директоры булып эшли башлаган Харидә Габдулҗан кызы Дашкина иде. Шул утырыштан соң күп елларга сузылган зур эш башланды – өлкә хөкүмәте һәм мәгариф министрлыгы арасында чабулар, йорт саен йөреп, татар балаларын мәктәпкә җыюлар, татар газетасына белдерүләр бастырулар, “Иделкәем-илкәем”, “Ак бәхет” радиосы аша сөйләп торулар, бәйрәмнәрдә агитация алып барулар юкка булмады, башта кичке мәктәп каршында – якшәмбе мәктәбе, аннан – кичке мәктәпнең көндезге бүлеге, ә ремонт тәмамлангач, аерым мәктәбебез дә эшләп китте.

Нәүрүз һәм Сабан туе бәйрәмнәрендә мин, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе буларак, гел татар мәктәбе кирәклеге турында сөйләп тордым. Мәктәпне төзекләндерү өчен өлкә һәм шәһәр бюджетына керә алуыбыз безнең өчен зур уңыш булды. Бу – безнең абруйлы җитәкчеләребез – Әнвәр Бульхин һәм Вазыйх Мөхәммәтшин казанышы, дип саныйм. Баштагы проектны тикшергәндә миңа, Вазыйх Мөхәммәтшинга һәм Шамил Баһаутдиновка мәктәпнең янкормасы бик кечкенә булып тоелды, бары тик 280 бала гына укый алыр иде. Йөри торгач, 2 катлы мәктәпкә тагын бер этаж өсти алдык. Шулай итеп, 450 укучыга исәпләнгән мәктәп үсеп чыкты.

Мәктәпне ремонтлау һәм янкорма торгызу эшендә Вазыйх Гатовичның тырышлыгы һәм үҗәтлеге зур булды. Ул хәтта үз акчасын да күмәк эшкә күп тотты, вакытын жәлләмәде. Өч ел буе оператив утырышларга йөрдек, энәсеннән җебенә кадәр барысын да тикшереп эшләдек. Нәтиҗәсе дә куандыра – балалар һәм укытучылар йөзендә бүген шатлык балкый.

2013 елда “Яктылык” Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керә алды. Анда үскән талантлы балаларыбыз шәһәр бәйрәмнәрендә, Россия шәһәрләрендә чыгышлар ясыйлар, татар теле олимпиадаларында катнашалар, спортта да, иҗтимагый эшләрдә дә сынатмыйлар.

Татар җәмәгатьчелеге Самарда тагын бер татар мәктәбе ачу турында хыяллана, тик аның өчен Харидә Габдулҗановнадай лидерның һәм татар оешмаларының бертуктаусыз эше кирәк булачак.

“Таң йолдызлары”

«Таң йолдызлары» – Советлар заманында Пионерлар йортында Халидә Вәлиева җитәкчелегендә барлыкка килгән татар балалары коллективы. Без Рәшит Абдуллов белән мәгариф һәм мәдәният идарәсендә балалар коллективы җитәкчесе өчен бер ставка алу бәхетенә ирешкән идек. Бу коллектив күп татар балаларын үз мәдәниятенә җәлеп итүдә булышты. Тик гомере генә озын булмады, Халидә ханым декрет ялына китү сәбәпле, эшчәнлеге туктатылды.

Яшьләр канаты

Татар яшьләре “Туган тел” оештырган чараларда, мәчет оештырган өмәләрдә, зиратларны чүп-чардан арындыруда бик теләп катнашалар. Шулай ук Болгарга сәяхәткә бару, Татарстан оештырган яшьләр лагерьларында ял итү кебек күңелле чаралардан да калмыйлар.

Араларыннан иң актив булганнары Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль милли-мәдәни автономиясе корылтаенда да, Татар яшьләре форумнарында да катнашалар.

“Туган тел” әгъзалары, югарыда әйтеп үтелгәнчә, милләте, халкы өчен бушлай эшләделәр һәм эшлиләр. Төрле елларда “Туган тел” һәм автономияләр рәисләре булып эшләгән Рәшит Абдуллов, Вазыйх Мөхәммәтшин, Илгиз Колючев, Әнвәр Бульхин, Ильяс Шәкүров, Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Фәхретдин Канюкаев, Җәмил Вәлиуллин, Гомәр Батршин, Расих Латыйпов, Фәрхәт Мәхмүтов үз вакытларын, иксез-чиксез энергияләрен һәм акчаларын кызганмадылар.

2012 елдан бирле “Туган тел” җәмгыятен И. Г. Шәкүров җитәкләп килә. Аның килүе белән, “Туган тел” эшчәнлеге җанланып китте.

Самар өлкәсендә гөрләп үткән Бөтенроссия “Түгәрәк” уен фестивале, Федераль дәрәҗәдә үткән Сабан туйлары, “Чаян” журналы юбилее, татар теле олимпиадалары, “Татар кызы” конкурсы, караоке-конкурс, Гакыйль Сәгыйровның 80 еллык юбилее, даими эшләп килүче “Самар татарлары” сайты һәм журналы, татар календаре, татар телен яхшы белгән укучылар өчен Алия Аләветдин кызы Шәкүрова премиясе һәм башкалар – аның казанышлары. Боларның барысы да гаиләсеннән өзеп бирелгән акчага эшләнә.

Төрле булсак та, ят түгелбез

1993 елдан бирле милли оешмаларга ярдәмне өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе дә бирә. Идел буе округы җитәкчеләре катнашында милли сәясәт мәсьәләләренә багышланган конференциядә башта мин, аннан чуаш милли оешмасы җитәкчесе Валентина Калмыкова чыгыш ясаганнан соң, бераз акча бирелә башлады. Ләкин бу ярдәм генә җитми, чаралар уздыру өчен спонсорлар табарга да кирәк.

Беренче Сабан туйларына керү түләүле булса, Гагарин паркына күчкәч, бу ысулдан баш тартырга туры килде, ул һәр яктан да ачык. Ә биналарда уза торган чараларны түләүле ясасак, оештыручыларга җиңелрәк булыр иде. Әле бит конкурсларның җиңүчеләренә бүләкләр, читтән килүчеләр өчен чәй өстәле корырга кирәк. Шуңа күрә халык аңлар, тамаша кылып кына китмәс, арзан бәягә билет алып, оешмаларыбызга бераз ярдәм күрсәтер иде, дип исәплим. Бергә булсак кына, татарлыгыбызны саклап кала алачакбыз. “Туган тел” җәмгыяте 35 ел буе башка милли оешмаларга үрнәк күрсәтеп килә һәм яңа гражданнар җәмгыяте төзелешенә саллы өлешен кертә.

Катлаулы, ләкин халкыбыз өчен бик тә кирәк булган җаваплы эшебездә иң мөһиме – Татарстан Республикасын саклап калу, балаларыбызны татар теле, мәгарифе, мәдәнияте мохитендә тәрбияләү, татар оешмалары тирәсендә күбрәк битараф булмаган милләттәшләребезне туплау, милли эшләр белән кызыксындыру. Аңы булган һәр татар кешесе оешмаларыбызга килсен, үзе өчен нинди дә булса мавыктыргыч юнәлешне сайласын. Эшлим, дигән кешегә эш бар безнең оешмаларда. Уян, татар! Бергә булсак кына, без милләт буларак сакланып кала алачакбыз.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*