tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II «Безнең җыр» иҗат лабораториясе йомгаклау чарасы узачак
II «Безнең җыр» иҗат лабораториясе йомгаклау чарасы узачак

II «Безнең җыр» иҗат лабораториясе йомгаклау чарасы узачак

28 нче май көнне, 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты булачак.

«Калеб» яңа буын җыены узган елның 25 нче сентябрендә II «Безнең җыр» лабораториясенең икенче сезонын ачып җибәрде. Ноябрь һәм февраль айларында проектның тыңлап карау этаплары булып узды. Экспертлар яңа җырларны бәяләп, һәр командага үз киңәшләрен бирде. Бу сезонда экспертлар арасында – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова; ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт; Башкорт Дәүләт Филармониясе солисты Зөлфия Авзалова.

Лаборатория шартлары буенча шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 21 команда ярты ел дәвамында 21 яңа җыр иҗат итте. Проект кысаларында туган җырлар гала-концертта тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Идеянең авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектның кураторы – Тинчурин театры директорының урынбасары Лилия Гәрәева.

Белешмә өчен:
«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең беренче гала-концерты 2020 елның 1 нче октябрендә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узды. Лаборатория кысаларында иҗат ителгән 20 җыр тамашачыга тәкъдим ителде.

Чыганак: millikznru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*