tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлге авылының «Оста куллар» түгәрәгендә бәйлиләр дә, җырлыйлар да
Өлге авылының «Оста куллар» түгәрәгендә бәйлиләр дә, җырлыйлар да

Өлге авылының «Оста куллар» түгәрәгендә бәйлиләр дә, җырлыйлар да

«Барып күреп кайтыгыз әле. Шундый күңелле бит анда. Җылы, рәхәт мохит, ягымлы, тырыш, булдыклы кешеләр… Мин атнага бер тапкыр түгәрәккә барып, кызлар белән аралашып, үземә рухи азык туплап кайтам, шушы еллар эчендә никадәрле кул эшләренә өйрәндем», – дип, Кукмарадан Нәкыя апа Орлова безне Өлге авылы китапханәсендә эшләп килүче «Оста куллар» түгәрәгенә чакырды. Ул үзе анда берничә ел йөри икән инде.

Шулай итеп, без Нәкыя апа белән Зур Кукмарадан Зөлфия апа Зәйнетдинованы үзебез белән алдык та Өлгегә юл тоттык. Берсеннән-берсе мөлаем, чибәр апалар түгәрәкләнеп утырганнар да, бедер-бедер сөйләшә-сөйләшә, кул эшләре белән мәшгуль: кайсы – мунчала, кайсы башмак, җәймә бәйли, чигәләр, тегәләр…

«Оста куллар» түгәрәген китапханәче Альбина Салихова җитәкли. Аның китапханәдә эшли башлаганына быел утыз ел була икән.

«Яңа клуб ачылганнан соң, ирем Илгиз – клуб мөдире, ә мин китапханәче булып урнаштык. Хезмәтемне яратып башкарам. Китапханәбез бай: җиде мең китап бар, барлыгы ундүрт төрле газета-журналлар килә. Район газетасын, “Чаян”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сөембикә”, “Сәхнә” журналларын кызыксынып укыйлар. Элек халык китапханәгә бик актив йөри иде, интернет заманы булуга карамастан, әле дә сукмакны суытмыйлар. Мәктәп укучыларына укырга өстәмә әдәбият исемлеге шактый бирелә, шуңа күрә җәй көне дә кеше өзелмәде. Шулай ук китап укырга ярата торган өлкәннәребез дә бар. Мәсәлән, Гөлсинә апа Гәрәева,  Мөнирә апа Шәйхетдинова, Илсөяр апа Габидуллиналар – даими укучыларыбыз. Ә иң өлкәннәрнең берсе – Фарзыя апа Галиәхмәтова, ул күбрәк газета-журналлар ала. Бирегә килергә мөмкинлеге булмаганнарга китап-журналларны өйләренә илтеп бирәм», – диде Альбина апа.

Ул шулай ук Киндеркүл авылы халкына да хезмәт күрсәтә, сораучыларга пәнҗешәмбе көнне китаплар илтә.
Ә «Оста куллар» клубын ул 2013 елда оештырган. Башта анда биш-алты гына кеше йөрсә, бүгенге көндә бирегә утызга якын тырыш, уңган, остабикә хатын-кыз килә.

«Без авылдашлар белән кичләрен бергә-бергә скандинавча йөрергә чыга идек, шуннан соң клубка җыела башладык. Кыш көннәрендә түгәрәктә атна саен очраштык, җәен бараз туктап торырга туры килде, ни дисәң дә, авыл җирендә эш-мәшәкать күп бит. Менә әкренләп бакча эшләре төгәлләнеп килә, тиздән тагын тулы состав белән җыела башларбыз. Кызлар очрашу вакытын көтеп алалар, үзебезнең ватсап төркемебез бар, анда да гел аралашабыз, киңәшләшәбез, рецептлар белән бүлешәбез. Шулай ук төрле өлкәдә хезмәт куючы райондашларыбызны кунакка чакырып, файдалы очрашулар да үткәрәбез», – дип сөйләде китапханәче.

Аның сүзләрен Алиса Ильина да раслады. Ул Өлге авылына килен булып төшкән, тумышы белән Казахстан якларыннан. 25 ел җәмәгать туклану өлкәсендә хезмәт куйган, хәзерге вакытта Пычак мәктәбендә пешекче булып эшли. Ә беренче белеме буенча – тегүче.

«Мине бирегә Альмира чакырып китерде, безне бәйләргә өйрәтерсең, диде. Әмма без монда гел бәйләп кенә утырмыйбыз. Мин кызларны өстәл сервировкаларга өйрәттем, төрле салат рецептлары белән бүлешәбез, бер көнебезне татар халык ашларына багышладык, милли ризыклардан күргәзмә оештырдык. Аннары шул ризыклар белән бергә-бергә чәй эчәбез. Кечкенә чакта әби мине оекбаш бәйләргә мәҗбүр итә иде, ә 12 яшьтә хезмәт дәресендә беренче тапкыр үземә күлмәк бәйләдем. Шуннан бирле бу һөнәрне ташлаганым юк», – диде ул.

Альмира Харитонованы түгәрәкнең активисты дисәң дә була, күп кызларны бирегә ул алып килгән. Нәкыя апа да «Оста куллар» турында аннан белеп алган. Альмира апа хәзерге вакытта 95 яшенә җитеп килүче әнисен тәрбияли, бакчасындагы дүрт теплицасында яшелчәләр үстерә, әле Арпаяз клубына йөреп, театрда да катнашырга җитешә икән. 25 авылда спектакль куйдык, кызганыч, кеше клубка йөрми, дип сөйләде ул.

«Кукмара базарына җепкә баргач, Нәкыя белән таныштым. Аның мунчала бәйләп утырган вакыты иде. Шул чакта миңа – бер белмәгән кешегә – мунчала бәйләү серләрен яза-яза өйрәтте. Шуннан үзебез янына чакырдым. Килсеннәр, күңелебез киң, аралашыйк, танышыйк», – диде ул.

«Оста куллар» түгәрәге – көндәлек мәшәкатьләрдән ял итү өчен менә дигән урын, диләр бирегә йөрүче апалар. Түгәрәкнең шигъри күңелле әгъзасы Илсөяр апа Габидуллина әйтмешли, көннең күпмедер вакытын үзеңә багышлый алу – үзе зур бәхет. Ул, бик матур итеп шигырь укып, кызларны ял иттерде.

Клубка йөрүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар, аларның күбесе бүгенге көндә лаеклы ялда инде. Эштәгеләре дә очрашуга вакыт таба.

Зур Кукмара авылыннан Зөлфия апа Зәйнетдинованы күптәннән беләм. Ул шәһәр яны электр поездларында билет сатучы булып эшләде. Аның кулыннан килмәгән хезмәте юк: тегә, бәйли, аш-суга да бик оста ул. Түгәрәккә йөри башлаганнан бирле кызларны ниләр генә эшләргә өйрәтмәгән.

«Иске челтәр һәм башка материалларны кисеп, аларга икенче тормыш бирәм: идәнгә җәя, урындыкка сала торган киезләр ясыйм. Матур бит, аларны иске чүпрәкләрдән ясалган дип кем уйласын?! Кызлар белән бергәләп җиңел аяк киемнәре бәйләдек. Өйдә киеп йөрергә уңайлы, туган көннәргә бирергә менә дигән бүләк. “Содружество” шәһәр яны пассажирлар компаниясендә эшләгән вакытта да төрле ярминкә, иганәчелек акцияләренә аяк киемнәре, мунчалалар бәйләп җибәрә идем. Шул вакытта коллектив белән авыру балаларга 250 мең сум акча җыйган истә», – диде ул.

Ә Ләйлә Әхмәтшина төрле урыннарда хезмәт куйган: сатучы да булган, балалар бакчасында да эшләгән. Ул озак еллар Ташкент шәһәрендә гомер иткән, туган якларына кайтып урнашканына 16 ел икән.

«Кечкенәдән бәйләргә яратам. Әнием дә оста куллы иде, аның челтәрләре әле дә күз алдымда тора. Тик безне өйрәтергә вакыты булмагандыр, чөнки гомер буе фермада сыер савучы булып хезмәт куйды, өй тирәсендә дә эш җитәрлек бит. Элек “Бурда” дигән мода журналы чыкты. Кием-салымнарны бәйләргә шуннан өйрәндем, анда схемалары бик җайлы була торган иде», – диде ул.

Түгәрәктә иң өлкән кеше – Маһибәдәр апа Сәлахова. Ул җырларга да ярата икән, өй җыештырганда да, ашарга пешергәндә дә берәр көй сузам, дип сөйләде һәм «Гомер юлы» дигән җырны искиткеч моңлы итеп башкарды. Гомумән, «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүчеләр арасында җыр-моңга гашыйк апалар күп. Алар бергәләп «Кайтаваз» исемле ансамбль оештырганнар. Авылда үткәрелә торган бер чара да алардан башка узмый, районда да төрле конкурсларда катнашалар.

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*