tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре көннәре илһамландыра
Татар яшьләре көннәре илһамландыра

Татар яшьләре көннәре илһамландыра

1-5 сентябрьдә Казан шәһәрендә XXXII Татар яшьләре көннәре узды. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге уздырды. Барлыгы 180гә якын делегат катнашты. Удмуртиядән әлеге чарада быел без 5 кеше идек.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, яңа белемнәр, мөмкинлекләр бирүче мәйданчык. Һәр елдагыча катнашучылар өчен төрле кызыклы лекцияләр, очрашулар һәм кичке мәдәни чаралар әзерләнгән иде. Традицион рәвештә вокал, бию, кул эшләре, актерлык осталыгы, журналистика, проект эшчәнлеге буенча остаханәләр оештырылды. Кул эшләренә танылган милли ди­зайнер Ләйсән Хаҗиева өйрәт­те, актерлык осталыгы серләрен Га­лиәсгар Камал театры актеры Ар­тур Шәйдуллин чиште, журна­листика буенча остаханәне телеви­дение алып баручысы Луиза Заки­рова җитәкләде. Шулай ук без Г. Кариев исемендәге театр директоры Луиза Шарова, Татар китабы йорты директоры Айдар Шайхин һәм Татарстанның башка күренекле шәхесләре белән очраштык. Быел­ның үзенчәлеге, алда­гы елларда форум кы­сасында татар теле дә­ресләре остаханә фор­ма­тында гына узса, быел татар теле һәм татар тарихын аерым дәрес итеп эшләргә булганнар. Бу без, яшьләргә аеруча ошады. Оештыручылар ял программасын кы­зык­лы итү өчен дә ты­рышканнар. Диджей Радик оеш­тырган дискотекада рәхәтләнеп күңел ачсак, Габдулла Кариев исе­мендәге яшь тамашачы теат­рында «Йосыф» спектаклен карап сокландык. «Идел моңы», «Танцпол йолдызы», «Идел кызы», «Идел егете» конкурсларында да яратып катнаштык, һәркем үз сәлә­тен күрсәтергә ашыкты. Уд­муртия делегациясеннән Рузанна Сәйфетдинова «Идел кызы» кон­курсында катнашып, «Тыйнак кыз» исеменә лаек булды.
Минем өчен Татар яшьләре көннәре – тәҗрибә уртаклашыр өчен иң яхшы мәйдан да. Проектлар тәкъдим итү – моның ачык мисалы. Һәр делегат үзе өчен яңалык ала, башка проектларга карап, үзенекен яхшырта. Мин республикабызда «Иман» татар яшьләре тарафыннан оештырылган: «Татар кызы», «Татар яшьләре слеты», «Татар караокесы киче» проектлары, татар телен өйрәнү буенча «Тел бел» курслары, «Ширбәтле пар» танышу кичәсе һәм башка милли чаралар турында сөйләдем. Башка регионнардан килгән яшьләрнең чыгышларын тыңлап, алардан тәҗрибә алдым.

Татар яшьләре көннәре тәмам­ланганда делегатлар тара­фыннан резолюция кабул ителде. Анда традицияләребезне саклауга игъ­ти­барны арттыруга басым ясал­ды. Безнең бурыч – гореф-гадәт­ләребезне, телебезне алдагы буын­нарга түкми-чәчми тапшыру. Шулай ук традиция буенча Татар яшьләре көннәренең лидерын сайлау булды. Быел әлеге исем өчен мин (икенче ел рәттән), Мәскәүдән Рөстәм Ша­керов, Самарадан Фәрзәнә Мәх­мүтова көрәште. Бу юлы Татар яшь­ләре көннәре лидеры исеменә Фәрзәнә Мәхмутова лаек булды.
Казаннан яңа максатлар, үзебез өчен яңа бурычларны билгеләп, илебезнең төрле почмакларыннан яңа дуслар табып, илһамланып кайттык. Удмуртиядән катнашкан делегатлар исеменнән шушы мөмкинлекне биргәннәре өчен «Идел» татар яшьләре үзәгенә зур рәхмәтебезне белдерәм.

Диана Йосыфкулова, «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.

Рузанна Сәйфетдинова, делегат: «Мин татар яшьләре көннәре»ндә беренче тапкыр катнаштым. Әлеге чара турында элек ишетеп кенә белә идем. Үземнең барып күрәсем, әлеге зур форумның бер өлеше буласым, шушы көннәрнең «тәмен» татып карыйсы килә иде. Аллаһка шөкер, хыялларым тормышка ашты.
Татар яшьләре көннәре ми­нем өчен ул – Татарстан Респуб­ликасының танылган кешеләреннән мастер-класслар алу, төрле кызык­лы очрашулар, лекцияләр белән бай 5 көн булды. Истәлекле миз­гелләренең берсе «Йосыф» татар спектаклен карау иде. Мин беренче тапкыр татар спектаклендә булдым.
Шулай ук татар теле һәм тарихы буенча уздырылган дәресләрне дә беренче тапкыр тыңладым, чөнки мин рус мәктәбен тәмамладым. Һәр кич безнең өчен төрле ча­ралар һәм конкурслар оешты­рылды. «Идел кызы» конкурсында катнашып, «Тыйнак кыз» исемен алуыма бик шатмын. Шулай ук минем өчен төрле төбәкләрдән килгән яшьләр белән татар телендә аралашу кызыклы булды, аларның һәркайсының үз диалекты булуына игътибар иттем. Татар яшьләре көннәре миллә­тебезнең киләчәге өчен алга таба да эшләргә көч һәм дәрт бирә. Туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләре турында яхшырак белергә ярдәм итә!»

Таһир Мөхәммәтдинов, делегат: «Татар яшьләре көннәре белән мин беренче тапкыр 2021 елда танышкан идем. Быел «Иман» татар яшьләре белән берләшеп бару мөмкинлеге туды. Форум төрле чыгышларга һәм мастер-классларга бай булуы белән истә калды. Мондый мизгелләрдә рухи яктан көч туплыйсың, үз милләтеңне тагын да ныграк ярата башлыйсың, ныграк горурлана баш­ла­выңны тоясың. Бик күп уңай, матур, җылы хис-тойгылар белән кайттым. Удмуртия татар яшь­ләре­нең чын лидеры буларак, милли традицияләребезне, телне һәм мәдә­ниятне үстерүдә үз өлешен керткән өчен Дианага һәм «Иман» татар яшьләре берлегенә зур рәхмәтемне белдерәм».

Рәфис Мөбәрәков, делегат: «Мин «Иман» татар яшьләре берлегенә 2015 елда килдем, ләкин Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнаштым. Әлеге чарада татар халкы, татар милләте белән телне саклау турында дәресләр һәм лекцияләр узды. Һәр спикерны игътибар белән тыңладым. Аларның сүзләре күңелемә кереп калды. Замана яшьләре өчен файдалы, кирәкле программа әзерләгәннәре өчен оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә».

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*