
Оештыру комитеты – “Ак Калфак” хатын-кызлары- бәйрәм үткәреләчәк урында- Халыклар Дуслыгы бакчасында булдылар, уеннар, ярышлар оештырылачак мәйданнарны билгеләделәр, бәйрәмнең концерт программасында катнашучыларны барладылар.
Әйтергә кирәк, балалар өчен милли бәйрәм Халыклар Дуслыгы бакчасында беренче мәртәбә үткәрелә.Омскида ел саен оештырылып килгән Шәһәр Сабантуе да быел Дуслык бакчасында булачак.
Розалия Сайганова
Омск