tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада өлкә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте
Самарада өлкә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте

Самарада өлкә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы үтте

Кичә, 28 майда, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды. Ул бик авыр атмосферада үтте. Татар милли хәрәкәт активистлары өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәт Мәхмүтовның вакытсыз арадан китүен авыр кичерә.

Сабан туен бәйрәм итү турында уйлыйсы да килми, кул эшкә бармый… Тик “милләт” дип янып яшәгән Фәрхәт абый иң зур милли бәйрәмнәребезнең берсен уздырмавыбызны  хуплар идеме икән?! Юк, әлбәттә! Әле беренче утырышта ук ул: “Ничек тә булса акча табып, милли бәйрәмебезне уздырырга кирәк. Аны бөтенләй югалтуыбыз бар”, — дип белдергән иде. Үзе дә беренче көннән оештыру эшләренә “җигелде”. Һәр елдагыча документацияне алып бару, финанс мәсьәләләрне тәртиптә тоту, хөкүмәт органнары белән элемтәдә булу – бу һәм башка бик күп эшләр аның өстендә иде. Бер дә зарланмыйча, барысын да җиренә җиткереп башкара иде ул. Гаиләсе белән һәр елдагыча Сабан туенда балалар мәйданчыгы оештырырга да планлаштырган иде.

“Эшендә “янган”, ә  без шуны күрмәгәнбез”, — дип уфтанды өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. Утырышта катнашучы милли хәрәкәт активистлары Фәрхәт Сабирҗан улын җылы сүзләр һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Татар халкында: “Кайгы кешеләрне берләштерә”, — дигән әйтем бар. Бу зур югалту да Самар татарларын уятып җибәргәндәй булды. Утырышка халык шактый җыелган иде. Арада яшьләрнең (күбесе өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Фәрхәт Сабирҗан улы җитәкләгән яшьләр төркеме әгъзалары) күп булуы аеруча куандырды.

Оештыру комитеты каршында җитди сораулар тора иде. Сабан туена ике атна вакыт калып бара, ә хәл ителәсе мәсьәләләр шактый әле. Фәрхәт әфәнде алып барган эшләр өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимовка тапшырылды. Аның бу юнәлештә тәҗрибәсе зур, кыска вакытта эшнең төп асылына төшенәчәк.

Җыелыш барган вакытта  Ильяс Гомәр улына Фәрхәт Мәхмүтовның тормыш иптәше Альбина ханым шалтыратып, кызы Фәрзәнә белән балалар мәйданчыгы эшчәнлеген җитәкләргә әзер булуларын белдерде (аларның рухи көченә сокланырга гына кала!).

Төп сәхнәдә (“Ракушка”да) бәйрәм программасын алып баручы Линар Абсаттаров “Яктылык” татар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айназ Фәхретдинов, хореограф Инзилә Гыйззәтуллина һәм музыка укытучысы Вәсимә Фәрдиева белән бәйрәм концертында мәктәп укучыларының катнашуы турында сөйләштеләр. Ә Самарның Киров мәйданында урнашкан Иҗат сарае администраторы Флорида Локманова Сабан туенда Мәскәүдән махсус кунак – ике ел рәттән ТМТВ премиясе лауреатына ия булган сәләтле җырчы Динара Рәхимова катнашырга риза булды, дип белдерде.

Самара шәһәренең милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Рузил Борангулов, милли хәрәкәт активисты Румил Шәрипов, бу хәрәкәткә әле яңа гына килеп кушылган Наил Мәҗитов бәйрәмне оештыру буенча төпле фикерләр белдереп, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.

Очрашуда төрле мәйданчыкларга җаваплы кешеләр билгеләнде. Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова “Осталар шәһәрчеге” оештырачак. Спорт бәйгеләрен узган елдагыча Фәрит Биктимиров уздырса, милли көрәш мәйданчыгы өчен Руслан Йосыпов җаваплы.

Алдарак милли көрәшне уздыру чыгымнарын иганәче Минәхмәт Хәлиулов, һәр елдагыча, үз өстенә алды, дип язган идек. Камышлы авылында үтәчәк X Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыруда булышлык күрсәтү сәбәпле, милләттәшебез өлкә күләмендә үтүче милли чарага ярдәм итә алмавы турында хәбәр иткән. Кызганычка, милли көрәш иганәчесез калды. Аны  уздыру өчен иң кимендә 175 мең сум акча кирәк, дип белдерәләр оештыручылар. Милли бәйрәмебезнең йөзек кашы – көрәштән башка Сабан туен уздырып та булмый. Димәк, иганәчеләр эзләргә кирәк. Бу бәйгене, гомумән Сабан туен уздыруга ярдәм кулы сузучылар булса бик әйбәт булыр иде. Берәүләр “татарларым” дип үз-үзләрен аямыйча, янып-көеп йөргәндә башкалар милләт язмышына битараф калмасыннар иде. “Сабан туе – халык туе”, — диләр, әйдәгез аны бергәләшеп оештырыйк, үткәрик әле!

30 майда 15 сәгатьтә  Самарның Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы узачак. Милли бәйрәмебезне уздыруда ярдәм итәргә яисә кызыклы тәкъдимнәр кертергә теләүчеләрне  көтеп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА

Самара шәһәре

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*