tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Смәил китапханәсендә татар мәдәниятен үстерү хакында сөйләштеләр
Яңа Смәил китапханәсендә татар мәдәниятен үстерү хакында сөйләштеләр

Яңа Смәил китапханәсендә татар мәдәниятен үстерү хакында сөйләштеләр

Халыкның милли мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә китапханәләр эшчәнлеге дә зур роль уйный. Яңа Смәил китапханәсендә уздырган район күләмендәге китапханәчеләр семинары да “Заманча шартларда татар мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә китапханәләр эшчәнлеге” темасына булды.

Районда китапханәчеләрнең очрашып тәҗрибә уртаклашулары бәйрәм рәвешендә үтте. Яңа Смәил китапханәсе хуҗабикәсе Саймә ханым иҗатташ төркеме белән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Бу матур күренеш – коллегаларга зур хөрмәт күрсәтү билгесе.

Семинар Малмыж шәһәре үзәк китапханәсенең методик-библиография секторы мөдире Тәнзилә Васил кызы Яруллина чыгышы белән ачылды.

– Малмыж районы төрле милләтле төбәк. Монда күпчелек руслар (44%), татарлар (33%), марилар (16%), удмуртлар (5%) яши һәм башка милләттәгеләр (2%). Аларның һәркайсының үз мәдәни тормышы. Төбәгебездә яшәүче милләтләрне саклау һәм үстерүдә, милләтара эшчәнлек алып баруда китапханәләрне үзәге итү – безнең бурычыбыз булып тора.

Малмыж районында татарлар күпләп яшәгән Яңа Смәил, Габдулла Тукай исемендәге Иске Йөрек, Яңа Йөрек, Татар Конбашы, Преображенка китапханәләре татар мәдәниятен саклау һәм үстерүдә төрле чаралар аша актив эш алып баралар.
Тәнзилә ханым Малмыж шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры О.Г.Толстобокова исеменнән VII Бөтенроссия “Добровольцы детям” акциясендә актив катнашкан китапханәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бу Мактау кәгазенә Яңа Смәил, Иске Йөрек, Татар Конбашы, Малмыж китапханәчеләре дә лаек булдылар. Яңа Смәил төбәгендә тату-дус булып берничә милләт яши. Яшьләрдә толерантлык, бер-берсенең мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү авыл төбәге хакимияте Рашит Камил улы Әхәтов чыгышында да чагылды.

 Рәмзия ХӘКИМОВА

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*