tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә балалар өчен сабан туе уздырырга әзерләнәләр
Омск шәһәрендә балалар өчен сабан туе уздырырга әзерләнәләр

Омск шәһәрендә балалар өчен сабан туе уздырырга әзерләнәләр

Омскиның шәһәр милли-мәдәни мохтарияте балалар өчен сабан туе үткәрергә әзерләнә. Халкыбызның милли бәйрәме  балалар өчен 2010 нчы елдан бирле оештырыла. Төп максат – үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләү, башка милләт балаларын татар халкының борыңгы бәйрәме белән таныштыру.

Оештыру комитеты – “Ак Калфак” хатын-кызлары- бәйрәм үткәреләчәк урында- Халыклар Дуслыгы бакчасында булдылар, уеннар, ярышлар оештырылачак мәйданнарны билгеләделәр, бәйрәмнең концерт программасында катнашучыларны барладылар.

Әйтергә кирәк, балалар өчен милли бәйрәм Халыклар Дуслыгы бакчасында беренче мәртәбә үткәрелә.Омскида ел саен оештырылып килгән Шәһәр Сабантуе да быел Дуслык бакчасында булачак.

Розалия Сайганова

Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*