Кичә өч көнлек «Татарча диктант» акциясе башланды. Бүген аңа Омск шәһәрендә яшәүче татарлар да кушылды. Шәһәр үзәк китапханәсе бинасында җыелып, милләттәшләребез татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзекне язды.
Биредә акцияне җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова оештырды.
Шуны да әйтергә кирәк, акциядә катнашучылар арасында күренекле татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова да булды.