tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татарлары Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылды
Сургут татарлары Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылды

Сургут татарлары Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылды

Сургут татарлары Бөтендөнья күләмендә узучы “Татарча диктант“ акциясенә кушылды. Бу акция Сургутта дүртенче тапкыр уздырылды. Диктант язарга теләк белдергәннәрнең кайберләре бу чарага телевидение яки онлайн аша язуга кушылды. Быел диктант Ибраһим Салаховның “Томаннарга төренгән яшьлек турында” публицистик язмасыннан алынган иде.

Шунысына аерым тукталып үтәргә кирәк, быелгысы елны оештыру эшләрендәге бар җаваплылыкны “Сургут татар яшьләре” үз өстенә алды. Моның өчен Гөлназ Салахова – Рәхимовага без бик рәхмәтле. Диктантны күренекле шәхес, галим Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов укыды.

– “Татарча диктант“ – бик кирәкле акция. Ул татар телен өйрәнүгә ихтыяҗны арттыра, кызыксындыру булдыра, мөстәкыйллек һәм телебезгә карата хөрмәт хисләре уята. Киләчәктә дә бу күркәм акция дәвам итсен. Диктант язарга теләүчеләрнең саны артсын.

Диктант нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак. Әгәрдә Сургутта диктант язучылар арасында хаталар өстендә эшләргә теләүчеләр була икән, Гөлчәчәк Фәтхуловага(89224468865) хәбәр итегез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*