tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Южно-Сахалинск татарлары “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Южно-Сахалинск татарлары “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Южно-Сахалинск татарлары “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген, 11 сентябрьдә татар халкы “Татарча диктант” акциясендә катнаша. Әлеге чарада Южно-Сахалинск шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз актив катнашучылар исемлегендә.

Татарча белем тикшерү акциясе Сахалин өлкәсенең универсаль фәнни китапханәсе бинасында узды. Текстны яшь татар активисты Артур Нигъмәтуллин укыды.

Исегезгә төшерәбез, диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*