27 майда Төмәндә «Сөләйманов укулары» түгәрәк өстәл утырышы узды. Чара Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Төмән өлкәсе татар конгрессы, “Сибинформбюро” мәгълүмат агентлыгы” ябык акционер оешмасы тарафыннан тарих һәм әдәбият белгечләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында оештырылды.
Шагыйрь Булат Сөләйманов истәлегенә укулар беренче тапкыр аның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1998 елның 28 маенда уздырыла башлады. Бу елдан бирле әлеге әһәмиятле чара Россиядә әдәбият, мәгариф, сәнгать, тарих һәм фән эшлеклеләре өчен фикер алышу мәйданчыгына әверелде.
Соңгы елларда укучылар да актив катнаша башладылар. Алар танылган шагыйрь иҗаты белән бәйле рәсемнәр, докладлар әзерләп, шигырьләрен ятлап киләләр, эчтәлекле театральләштерелгән композицияләр әзерләнә. Яшь буынны Булат Сөләйманов тормышы, шигырьләре белән таныштырып кына калмыйчан, аларның күренекле шәхесләр белән очрашуы, үзләре өчен күп яңалыклар ишетүе, тәҗрибә туплау һәм үзләрен дә күрсәтүен уңай күренеш дип кабул итәсе килә.
Ә быелгы коронавирус чире чорына туры килгән “Сөләйманов укулары” үзгә рәвештә үтте. Һәркем үз компьютерыннан ZOOM кушымтасын кулланып аралашу мөмкинлеге алды. Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, районнардан катнашучылар Булат Вәликә улының татар халкы мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше, аның поэзия һәм прозасын этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә өйрәнү, Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, башка иҗтимагый берләшмәләр һәм җирле үзидарә органнары, муниципаль учреждениеләрнең туган телне саклау һәм үстерүдә уртак мәгърифәтчелек эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында Җиңүдә халыкның роле кебек темаларга докладлар әзерләделәр.
Түгәрәк өстәл утырышын өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина ачып җибәрде һәм һәркемне сәламләде. Тәбрикләү сүзе белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков чыгыш ясадылар.
“Сөләйманов укулары”нда Төмән өлкәсе язучысы, РСФСРның атказанган укытучысы, Тубыл районының Загваздина авыл советының мактаулы гражданины, Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев исеме берничә докладта телгә алынды. Сугыш юлларын үткән, кызыксынып укый торган романнар язган танылган мәгариф ветераны өлкәбездә яшәүчеләр хәтерендә лаеклы урын алган һәм аның горурланырлык эшләре мәңге онытылмас.
Тубылның 15 нче урта мәктәбе директоры, Тубыл шәһәр думасы депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Сәит Хисмәтуллинның Бөек Ватан сугышында катнашучы мәктәп укучылары, өлкә мөселман дини идарәсе рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйковның Бөек Ватан сугышы фронтларындагы мөселманнар, Төмән шәһәренең 52 нче төп мәктәбе директоры Алевтина Манкаеваның ветераннар үрнәгендә үсеп килүче буында патриотизм һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе музее җитәкчесе Равилә Кутумованың сугышта татар халкының керткән өлеше, филология фәннәре кандидаты, өлкә автономиясенең мәдәният буенча комиссиясе рәисе Луиза Сөрмәтованың Илгиз Кадыйровның себер татар җырлары җыентыгын төзү тәҗрибәсе, өлкә туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамованың Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту турындагы докладлары яңгырады.
Төмән районының Шыкча урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туган тел укытучылар методик берләшмәсен әйдәп баручы Гүзәлия Муллачанова “Бөек Ватан сугышы ветераннары исемнәре белән аталган Шыкча хакимиятендәге урамнар” исемле чыгышында 15 дары төтенен иснәгән, дәһшәтле юллардан үткән солдат турында сөйләде. “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилее уңаеннан шатлыклы хәбәр итеп беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов исемендәге урам булуын да белдерде. Әлбәттә, зур сөенеч иде бу! Газета тарихындагы хәтердән җуелмас истәлектән тыш, бу өлкәдә Азат Гыйззәт улының исеме мәңгеләштерелгән беренче очрак. Әлеге олы, изге эшне башкаручыларга зур рәхмәт белдерәбез.
Газетабызның редакторы Алсу Сәгыйтова 30 еллык юбилейга багышланган Төмән өлкәсе татарларының рухи мәдәниятен үстерүдә газетаның роленә багышланган докладының өзеге белән таныштырып китте. Ул күбрәк газетага язылуга басым ясады. Вирус сәбәпле, әлегә язылучылар саны мактанырлык түгел. Ә алдыбызда – юбилей.
Соңыннан төрле темага әңгәмә булды.
– Видеоконференциянең онлайн трансляциясен 70ләп кеше карады, – дип сөйләде Ләйсән Хөрмәтуллина. – Бөтен өлкәдән барлыгы 80ләп доклад килде. Интернетта “Одноклассники”, “Ютуб” аша, “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Тюменское время” төркемендә турыдан-туры – 4700, “Сөләйманов укулары”на багышланган телепрограмманы 2500 тапкыр карау булган.
Хәзер трансляциянең видеоязмасы “Яңа сулыш” төркемендә урнаштырылган, өлкә автономиясе сайтында докладлар һәм видеолар бар, теләүчеләргә кереп карарга була.
Тормыш бара, яңача яшәргә өйрәнәбез. Интернет аша аралашу да, чаралар уздыру да гадәти хәлгә әверелер, тиз арада җайлашып та китәрбез. Барысына да өйрәнергә мөмкин, нәтиҗәсе генә булсын!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.