tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан әти-әниләре балалары белән бергә Пушкин, Экзюпери һәм Тукайны укыйлар
Казан әти-әниләре балалары белән бергә Пушкин, Экзюпери һәм Тукайны укыйлар

Казан әти-әниләре балалары белән бергә Пушкин, Экзюпери һәм Тукайны укыйлар

Казанда «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе уза. Ата-аналар балалар белән бергә китаплар укый һәм кыска видеороликлар яздыра, аннары аларны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә урнаштыра.

Акция 25нче майда башланды, Казан укучылары анда катнаша башлады инде. Барыннан да ешрак алар әти-әниләре белән Александр Пушкин, Антуан де Сент-Экзюпери һәм Габдулла Тукай әсәрләрен укый, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.

Акциядә республика хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Мәсәлән, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Александр Гринның «Алые паруса» әсәреннән өзекне, ә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан фрагмент укыды.

Акциянең беренче этабы 20нче августка кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрнең исемнәре 30нчы августта билгеле булачак. Катнашу өчен, теләсә кайсы әдәби әсәрдән өзек укуны видеога яздырырга һәм видеороликны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы белән урнаштытырга кирәк. Роликның озынлыгы бер минуттан артмаска тиеш.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*