tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эстониядә татарча радиотапшырулар авторы Фәүзия Һадиуллинага мактаулы исем бирелде
Эстониядә татарча радиотапшырулар авторы Фәүзия Һадиуллинага мактаулы исем бирелде

Эстониядә татарча радиотапшырулар авторы Фәүзия Һадиуллинага мактаулы исем бирелде

Эстония татар тормышының үзәгендә торучы Фәүзия Һадиуллинага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.

«Туган җиремнән мондый хәбәрләр килеп ирешүе бик күңелле. Хезмәтемне күрә белгәннәре өчен рәхмәт. Татарстан белән аралашу рухи байлык инде. Әзрәк мактап җибәрсәләр дә күңел була», — ди Фәүзия Һадиуллина.

  • Фәүзия Һадиуллина тумышы белән Татарстанның Сарман районыннан. 32 ел инде Таллиннда яши. Озак еллар якшәмбе мәктәбендә балаларны татар теленә өйрәткән.

«Тугыз ел инде татарча радиотапшырулар алып барам. Ул өч атнага бер мәртәбә чыга. „Дуслык“ тапшыруларын үзем әзерлим. Биредә яшәүче татарлар ул тапшыруларны көтеп ала», — ди Фәүзия Һадиуллина.

«Европа татарлары альянсы» Европа берлеге халыкара ассоциациясе әгъзасы буларак та Фәүзия Һадиуллина күп кенә милли чараларны оештыруда актив катнаша. «Татар мохите тудырырга тырышабыз», — ди ул.

Фәүзия Һадиуллинаның алга куелган максаты — биредә яшәүче татарлар һәм татар мохите турында китап язу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*